Россияне алдагы өч елда зур авырлыклар көтә
Моның турында Үзәк банк рәисе Элвира Нәбиуллина җиткерде. Аеруча икътисад өлкәсендә киеренкелек сакланачак. Россия икътисады нибары 2 % ка гына үсештә булачак. Әгәр зур структур үзгәрешләр булмаса, Россиядәге хәзерге кризис бик озакка сузылырга мөмкин. 2008-2009 еллардагы кризис белән чагыштырганда тиз арада элекке темпларга кайтып булмаячак. Өч ел дәверендә нефтьнең бер...
Моның турында Үзәк банк рәисе Элвира Нәбиуллина җиткерде.
Аеруча икътисад өлкәсендә киеренкелек сакланачак. Россия икътисады нибары 2 % ка гына үсештә булачак. Әгәр зур структур үзгәрешләр булмаса, Россиядәге хәзерге кризис бик озакка сузылырга мөмкин. 2008-2009 еллардагы кризис белән чагыштырганда тиз арада элекке темпларга кайтып булмаячак.
Өч ел дәверендә нефтьнең бер барреле 40 доллар тирәсендә тибрәләнәчәк, дип белдергән Элвира Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев