Рөстәм Миңнеханов: Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз
Бүген Изге Болгар җыенында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ата-бабаларга ихтирам күрсәтү әһәмиятен әйтте.
«Без ата-бабаларның хәтерен саклыйбыз, яшьләрнең дә саклавын телибез», - диде.
«Сезне чын күңелдән Изге Болгар җирендә сәламлим. Һәммәбезгә исәнлек- саулык, укыган догалар, намазларны Аллаһ кабул итсен. Илебез гөрләп торсын, республика алга барсын, хәерле эшләр булсын! Шушы бәйрәмгә килгәнегез өчен рәхмәт!» - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.
Ул ислам дине 1102 ел элек ата-бабаларыбыз белән Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгәнен искәртте. «Дин безнең белән бергә яши. Киләчәк буыннарга үрнәк итеп, телебез, динебез, гореф-гадәтләрне саклап калырга тиешбез. Бу эштә, хөрмәтле хәзрәтләр, сезгә зур рәхмәт! Сезгә таянабыз, сезнең белән бергә эшлибез. Дин әһелләре гел безнең белән, бердәм булсак, без көчле булачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев