Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

Илебезнең данлы тарихы күпмилләтле халкыбызга хас рухи көчнең, нык ихтыяр, каһарманлык һәм какшамас бердәмлекнең барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүен раслады.

Хәзерге вакытта да махсус хәрби операция уздырыла торган зонада төрле милләт һәм дин вәкилләре булган хәрбиләребезнең туганнарча мөнәсәбәте неонацизм куркынычы алдында илкүләм берләшү күрсәткече булып тора.

Халыкның бердәмлеге, милләтләр һәм диннәр арасында традицион рухи-әхлакый хәзинәләребезгә нигезләнгән татулык, үзара аңлашып яшәү илебезнең һәм аның алдынгы төбәкләреннән булган Татарстан Республикасының тизләнешле үсеше өчен мөһим шартларның берсе булып тора.

Ихлас йөрәктән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.

Т.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев