Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роза Ханнанова: «Миңа өч буын укытучылары белән бергә эшләү бәхете тиде»

«Миңа өч буын укытучылары белән бергә эшләү бәхете тиде,- ди, гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган ветеран —укытучы Роза Насыйх кызы Ханнанова,- иң беренче кабат, укытучы булып мәктәп бусагасын атлап кергәндә, минем хезмәттәшләрем — миңа әти-әни булырлык яшьтәге, озак еллар укыткан, авылыбыз кешеләренең ихтирамын казанган мөгаллимнәр иде.

Роза ханым эшләгән хезмәт коллективына, бераздан үзенең яшьтәшләре кушылган. Ул хәтта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларында белем алып кайткан үзенең элеккеге укучылары белән дә эшләү бәхетенә ирешкән.

Урмышлы авылы мәктәбе үзенең йөз еллык тарихы белән генә түгел, үзләре үк шушы тарихның зур бер өлеше булган мөгаллимнәре белән дә горурлана. Кырык ике ел шушы авыл мәктәбендә эшләгән Роза ханым Ханнанова, бөтен авыл баласына математикадан белем биргән дисәң дә, арттыру түгел. Урмышлы авылына ул 1968 нче елның авгус аенда килгән.

Районның Керкәле авылында туган. Лениногорскиның 3 нче урта мәктәбендә уньеллык белем алганнан соң, бер ел Яңа Иштерәк, Урта Чишмә авылларында укытканнан соң, Казан педагогия институтының математика факультетына читтән торып укырга керә. Ә үзен Урмышлы мәктәбенә укытучы итет билгелиләр. Ул еллар һәм үзен җылы итеп кабул иткән мәктәп коллективы, авылның кешеләре турында ул бик җылы итеп, сагынып сөйли.

"Урмышлыга без әни белән маршрутный автобуска утырып киттек. Автобус Кирлегәч авылына кадәр генә йори иде. Аннан Урмышлыга җәяү барырга. Юлда каршыга бер газик машинасы очрады, ул шул авыл кешесе — Зиннәтулла абый Нуруллин булып чыкты. Кая, нигә барасыз дип сорашты, дөрес барасыз, мәктәп авылны кергэндэ ук күренеп тора, тау башына урнашкан диде. Әни белән тау башына күтәрелгәнче, астагы коедан су эчеп, битләрне юдык. Шунда суга чыккан бер апа юлны төгәлрәк итеп аңлатып, күрсәтеп җибәрде.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетынннан укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев