Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Розалия Гардиева: Калфакларда – күңел җылысы, сатып түгел, бүләк итеп бирәм

Минем өчен җаннарын бирергә әзер торган кешеләрнең кадерен белергә өйрәтте мине тормыш, ди шәһәребездә яшәүче Розалия Гардиева.

Берсеннән-берсе матур, һәркайсы үзе бер сәнгать өлгесе булган калфаклар ясау остасы Розалия Гардиева үзенең кул эшләрен бары тик бүләк итеп кенә бирә.

“Миннән күп тапкырлар калфакларымны сатып алырга тәкъдим итүчеләр булды. Мин аларны бөтен күңелемне биреп, дөньямны онытып ясыйм бит. Башта чираттагы калфакны ничегрәк ясармын, бизәкләре нинди булыр дип күңелемнән генә уйлап йөрим. Аннары шул бизәкләү әйберләрен сайлап-эзләп, кибеттән-кибеткә йөрим. Үземнең тизрәк калфакны ясау эшенә керешәсем килә. Ниһаять, бөтенесе дә әзер булгач, җан җылымны салып калфаклар ясарга керешәм. Кайвакыт көне буе башымны күтәрмичә ясыйм. Минем өчен калфакларымны акчага сатып бирү – үз балаңны сатып җибәргән кебек ул”,- ди Розалия ханым.

Игезәкләр кебек үстек
Кем-кем, ә Розалия Гардиева бала кадерен, аның гомере өчен көрәшүнең нәрсә икәнен белә. Туганлык җепләрен өзмичә саклап, буыннан-буынга мирас итеп тапшыру да, үзе үскән гаиләнең иң зур кыйммәте булган.
Лениногорск шәһәрендә гомер итүче Розалия Гардиеваны үзешчән сәнгатьтә катнашучы җырчы-биюче буларак та, бик күпләргә таныш кеше. Үз иҗат төркемнәре белән алар шәһәрдәге хәйрия чараларында даими катнашалар. Өлкәннәрнең реабилитация үзәгенә, Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына билгеле бер эзлеклелек белән барып йөриләр. Бу очрашулар концерт күрсәтү белән генә чикләнми. Гадәттә, мондый җирләрдә, аеруча картлар йортында яшәүчеләр гап-гади генә аралашуны да бәйрәм сыман кабул итә. Розалия ханым йөргән “Сүнмәс ялкын” ансамбле шушындый бәйрәмнәрне оештыручы төркем дә.

Розалия ханымның шул төркемгә килеп кушылуының үз тарихы да бар. “Мин кайда гына яшәсәм дә, кем булып эшләсәм дә үзешчән сәнгатьтән читтә калмадым. Бәләкәй чагымнан ук җыр-бию ярата идем, бу безнең гаиләдән килә. Мине тудырган Гәзәлия әнием колхоз фермасында эшләде. Аның бер гадәте бар иде, эштән арып кайтып керүенә, стенага эленгән радиодан берәр төрле дәртле көй ишетелсә, биергә керешә иде. Билгеле, аңа карап без дә кушылабыз. Гәзәлия әни авыл клубында эшләгән театр түгәрәгенә дә йөрде, аңа спектакльләрдә гел баш рольләрне башкарырга туры килә иде. Эштән ничек кенә арып-талып кайтмасын, барыбер театр түгәрәген ташламады. Без балаларны алар куйган спектакльләргә кертми иделәр. Әмма  үзебезнең бервакыт  ничектер җаен табып, тәрәзәдән карап торганыбызны хәтерлим әле”,- ди ул.

Розалия Гардиева Актаныш районының Татар Ямалы авылында туып-үскән. “Без әни белән әбием һәм бабам гаиләсендә яшәдек. Гәзәлия әниемнең үз гаилә тормышы барып чыкмагач, ул әти-әнисе өенә кайткан. Мин бик тә бәләкәй, үз-үземне белми торган вакытлар булган әле ул. Әби белән бабайның әнидән тыш, тагын дүрт балалары бар иде. Аларның иң кечкенәсе Нурия – минем яшьләр чамасында гына. Алар әби белән бабайга әти-әни дип дәшә, минем әнине апа дип йөртәләр. Аларга ияреп мин дә шулай дәшә башладым. Аннары әни янә тормышка чыкты. Мине әнинең әнисе – Әзһәния әнием үстерде”,- ди Розалия ханым.
Әзһәния әнисе аны үз кызы Нурия белән игезәкләр сыман тәрбияләгән. Икесенә дә бер төрле искиткеч матур күлмәкләр тегеп кидерткән, беркайчанда берсен-берсеннән аермаган. Кечкенә чагынан  аңа “әни” дип үскән Розалия аны чыннан да әнисе дип уйлаган.

“Мин 20 яшьләргә җиткәч кенә, үземне тудырган әниемә “әни” дип дәшә башладым. Хәзер шуны аңлыйм, бигрәк авыр йөрәк ярасы ясаганмын бит мин аңа. Үз балаңның “апа” диюен ишетү нык авыр булгандыр инде. Әти булган кеше турында гаиләбездә беркайчан да телгә алучы булмады. Әмма тирәбездә яшәүче күршеләрдән мин аның кем булуын белдем. Ул ерак тормый иде. Аның яныма килеп, “Кызым, мин бит синең әтиең”, дигән сүзләрен бик күп еллар көтеп яшәдем. Тормышымда шундый мисаллар булуы, миңа үземне тәрбияләп үстергән, минем өчен җаннарын бирергә әзер торган кешеләрнең кадерен тагы да ныграк белергә өйрәтте”,- ди Розалия ханым.

Яраткан маршрутым: Лениногорск-Воркута
Туган авылы мәктәбендә сигезьллык белем алгач, ул авылдан 25 километр ераклыктагы Дербёшка поселогына рус мәктәбенә барып урта белем алган. Аннан соң Казанда һөнәри училище тәмамлап, “Оргсинтез” заводында эшләгән. Әмма биш ел эшләгәч, туган авылын сагынуга түзә алмый, кире кайтып киткән. Тик язмыш Розалиягә күпкә ераграк сәфәр әзерләп куйган булган. Туган авылына кайткач, аларның ике яктан да әти-әниләр димләп, Воркутадан ялга кайткан авылдашы белән кавыштырып куйган.

“Минем тормышымда, туган ягымннан кала, якын, кадерле булган ике шәһәр бар. Аларның берсе –Лениногорск, икенчесе –Воркута. Мин Воркутаны шулай ошатырмын дип уйламаган идем. Ул кечкенә генә шәһәр, мин барган елларда анда 15 ләп шахта эшли иде. Мин үзем санэпидемстанциягә дезенфекцияләүче булып эшкә кердем. Хезмәттәшләрем дә ярдәмчел, яхшы кешеләр булды. Үзешчән сәнгать, үз халкымның җыр-биюләрен Воркутага баргач та онытмадым. Анда төрле бәйгеләрдә, смотрларда катнаша идем. Үз халкымның дәртле биюләрен, милли җырларын башка милләт кешеләренә дә күрсәтәсем килә иде. Тормыш иптәшем белән без бергә яши алмадык. Үзем үскән гаиләдән аерым буларак, аңа тормыш иптәшеңә карата хөрмәт, тугрылык тигән төшенчәләр ят иде”,- дип искә төшерә Розалия ханым.
Розалия ханым, ике айлык сабые Артурны кочаклап, япа-ялгыз чит шәһәрдә торып кала. Әмма иң авыры бу түгел, бала йөрәк чирле булып туа, табиблар аңа нибары 7 ел гына гомер бирә.

“Мин беркемнең дә фаразына ышанмыйча, баламны сәләмәтләндереп, тулы тормыш белән яшәрлек кеше итәр өчен бөтен көчемә тырыштым. Аллаһы Тәгаләгә, аның безне калдырмавына гына ышана идем, хәзер дә аңа сыенып яшим. Улымны күп табибларга, Мәскәүгә кадәр алып бардым. Бер баруымда баланы карап-тикшереп, дәвалаучы табиб 13 яшьләргә кадәр яшәр дигән нәтиҗә чыгарды. Аллаһының рәхмәте белән, без ул куйган чикне дә уздык. Бу дөньядагы бер кешегә дә мондый кайгылар язмасын иде, минем чын йөрәгемнән теләгән теләгем шул”,- ди Розалия ханым.

Хәзер инде Артурга 40 яшь тулып узган. Ул мәктәпне тәмамлап, югары белем алган, бүгенге көндә “Воркутауголь” предприятиеләренең берсендә инженер булып эшли, гаиләсе дә бар. Әнисен Лениногорскида фатир сатып алырга да ул күндергән. Розалия ханымның туганнары күптәннән безнең шәһәргә яшиләр. Гәзәлия әнисен дә, аңардан соң туган балалары бирегә яшәргә  алып килгәннәр. Розалия ханым Лениногорскига кайтып төпләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев