Рушания Гаязова: “Ярдәм итәргә яратам, шунлыктан юлымда изге күңеллеләр очрый”
“Мин үземне кул эшләренә өйрәтүче бер укытучымы, йә булмаса, берәр түгәрәк эше алып баручы буларак күз алдына китерәм. Әй, хыялланырга яратам инде мин”, - дип ихлас елмаеп куя Рушания ханым Гаязова.
Теләкләр, хыяллар күп, ә аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлек кенә чикләнгән. Кеше язмышларын үзе туганчы ук язылып куела, диләр бит. Димәк аңа шулай язылган булган. Ләкин сәламәтлек чикле дип, инвалид арбасында борын салындырып, тормыш авырлыгына зар елап утырмый ул, һич юк, Рушания ханымнан моны көтмәссең дә. Дүрт ягы сау-сәламәт кешеләрне дә уздырып, һәр яңа туган көнгә куанып яши, тормыштан ямь таба белә, башкаларга да яктылык, гүзәллек өләшә. “Үз эчеңә бикләнеп, үз тирәлегеңдә генә яшәү мөмкин түгел. Елап түгел, җырлап яшәргә кирәк”, - дип мәгънәле сүзләр әйткән иде ул бер очрашу барышында.
Балачакның мизгеле
Рушания Гаязова районыбызның Сугышлы авылында әйләнә-тирә гүзәллеккә төренгәндә, 14 майда дөньяга килә. Кызчык кечкенә вакытта чирли башлый, хәлсезлек, аяклар йөрмәскә әйләнә. Мәктәпнең беренче сыйныфына барганда ул инде инвалид арбасында була. Әтисе белән әнисе кызлары яшьтәшләре белән күбрәк аралашсын өчен барысын да эшләгәннәр. “Беренче сыйныфка әни мине арбада алып килде. Тик мин бик аз вакыт кына укый алдым, чөнки бер халәттә озак тору – авырлык белән бирелә иде. Аннары мине өйдә укуга күчерделәр”, - дип сөйли ул.
Яраткан укытучысы Кәүсәрия Кәримова аны укырга өйрәтә. “Шуннан соң миңа дөнья ачылып киткән кебек булды. Китаплар укырга яраттым, соңрак шигърият дөньясы мине әсир итте. Дүртенче сыйныфта шулай ук бик яхшы укытучы – Фәния апа Әхмәтова булды. Ул классны айга ике тапкыр минем хәлемне белергә алып килә иде. Балачагымның иң якты, матур мизгелләре болар”, - дип сөйли ул.
Менә сигезенче классны тәмамлар вакыт җитә, классташлары олы тормыш турында уйлана, кемнәрдер укырга китәргә әзерләнә. Тик Рушаниягә генә мондый ашкынулы хыяллар язмаган. Шулчакта күңел төшенкелегенә дә бирелә. Күңелендәге хисләрен ак кәгазь битенә салып, ул чактагы “Яшь ленинчы” республика газетына язып, хат белән җибәрә. “Хат газетта басылды. Шуннан миңа хатлар җибәрә башладылар. Алар белән хат язышкач, минем халәтемнән дә авыррак хәлдәге кешеләр бар икәнен белдем. Һәм алар, миңа караганда, көчле рухлы булуына төшендем. Рухи яктан ярдәм бирүче хатлар ике арада еш йөрде”, - дип искә ала ул.
Аннары укуын Сугышлының кичке мәктәбендә дәвам итә һәм урта белемне ала.
Кул эшләре - юаныч
Шулай ел артыннан еллар үтә, Рушания янында терәк булып әнисе тора (әтисе дә мәрхүм булгач, әлбәттә, гаиләгә кыенга туры килгән). Шуннан Рушания апа кул эшләренә тотына. Башта гадиләрдән – оекбаш, бияләй бәйләүдән башлый. Сүз уңаеннан, аның Рәхимә әбисе оста куллы булган. “Әбинең балалары күп булган, барысына да бәйләп киемнәр кидергән”, - ди. Тора-бара ул чигү, сәйләннәр, квиллинг белән эш итә башлый, канзашилар ясый. Элегрәк интернет булмаганда, каяндыр күреп, өйрәнеп эш иткән булса, хәзер интернеттан үрнәкләрен карый. “Кайбер эшләргә, әйтик, туйга дигән сөлгеләргә тагын да матуррак булсын өчен әзер рәсемне генә алып куймыйм, берәр “изюминка” кертергә тырышам. Туй сөлгеләре матурлык бүләк итеп, яшь гаиләләргә бәхет теләп торуын телим. Кул эшләрем белән кемнәрнедер сөендерә алам икән, бик бәхетле булам”, - ди ул. Ул чиккән сөлгеләрдә пар аккошлар да җанлы сыман. Шунысы шатландыра: сөлге чигүләр әле дә дәвам итә, димәк, традицияләр дә яши. Һәр кул эше – аның иҗат җимеше, бар күңелен биреп, эшләгәндә аның нәтиҗәсе ничек буласын күз алдына китереп эшли белә ул.
Бәйләү дигәннән, кыш айларында мобилизацияләнгән солдатларга шактый оекбашлар бәйләп бирүдә ярдәм итте ул. Ил тынычлыгы өчен башкраган эшләре – игелекле гамәл.
Рушания Гаязова төрле кул эшләрен сынап карый. Алмазлы чигү серенә дә төшенгән. Күргәзмәләрдә әлеге чигү үрнәкләре аерым бер үзгәлек белән күзләрне иркәләп тора. “Мин ачык төсләр яратам, бигрәк ачык зәңгәр, зәңгәрсу, ачык шәмәхә – минем яратканнар”, - ди ул.
Шәмаил – күңел тынычлыгы
Рушания Гаязованың гарәп телен өйрәнәсем килә дигән теләге булган һәм аны чынга ашырган. Моның өчен ул Фәния ханымга рәхмәтле. Ә менә яңа төр сәнгать әсәре - шәмаил ясарга Балалар рәсем мәктәбеннән укытучы Нәзирә ханым өйрәтә.
Тәвәккәл таш яра, диләр, Рушания апа бар тырышлыгын куеп шәмаил ясарга өйрәнгән. “Шәмаил ясаганда, күңел тынычланып китә”, - ди ул.
Аның шәмаилләре Казанда Кол Шәриф мәчетендә, аннары Чаллы шәһәрендә күргәзмәләрдә була. Татарстанның күренекле каллиграфы Нәҗип Нәккаш шәмаилләренә бәя биргән. Эшне туктатмаска, дәвам итәргә әйтте, киңәшләр бирде, ди.
Янәшәңдә аңлаучы кирәк
Әлбәттә, Рушания ханым Гаязова турында язганда, аның янәшәсендә терәк, таяныч, бер сүздән, бер караштан аңлаучы кеше – Атлас Галимовны әйтеп китмичә мөмкин түгел. Соңлап кавышкан парлар тормыштагы авырлыкларны да бергә тарта, шатлыкларны да бүлешә. Атлас абый ашарга пешерә, шулай ук кул эшләренә дә оста, бәйли, шәмаилләргә рамнар да куя, кыскасы – бар эштә ярдәмче.
“Атлас белән танышканда икебез дә олы яшьтә идек инде, - дип сөйләгән иде Рушания апа бервакыт. - Сугышлыда күршеләр булып яшәдек. Аның апасы Алсу апа белән таныш идем, апасына шалтыраткач, трубканы Атлас алды да сөйләшеп киттек. Икенче көнне яныма килде. Шулай бер-беребезгә иң якын кешеләр булып очраша башладык. Дөрес, каршы төшүчеләр күп булды. Аңларга була аларны да, ул - сау-сәламәт ир, ә мин коляскадан башка хәрәкәтләнә дә алмаучы. Үзем дә аңа гел әйтә килдем: “Син үзеңә миннән дә яхшыракны, сәламәт тормыш иптәше таба аласың, миннән сиңа ни файда, синең игелекләреңне ничек кайтара алам соң?”. Тик аның сүзе бер булды: миңа синең эшләвең кирәкми, һәрвакыт яңымда, янәшәмдә генә бул”.
Шуннан җиде ел дәвамында очрашып йөргәч, никах укыталар. Әнисе Гөлчирә апа да кызының теләгенә каршы төшми инде аннары. Авылда яшәгәч, шәһәргә – Лениногорскига күченергә карар кылалар. Биредә фатир алып, хәзер матур гына гомер итәләр. Рушания апа өйдә генә утыра торганнардан түгел, ул шәһәр күләмендә уза торган чараларга бара, катнаша, шулай ук аның эшләрен күргәзмәләргә куялар, күргәзмәдә була. Концертлар ярата. “Ихлас” мәчетендә үтә торган чараларда да аны күрергә мөмкин.
Нур бөркеп торучы Рушания апа яныннан кеше өзелми. “Кешеләр белән аралашырга яратам, чыннан да, дусларыбыз күп, аллага шөкер. Без моңа шат кына, шулай аралашып яшәсәң, рәхәт булып китә”, - ди ул.
Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында басылды
фотолар: Р. Мостафина һәм Рушания Гаязованың гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев