Сабантуй олысын-кечесен, милләттәшләрне бергә җыя
Безнең Лениногорск Сабан туе районыбыз табигатенең гаҗәеп ямьле почмагында уза, моның белән күпләр килешер.
Быел да үз ямен җуймыйча матур гына үтте ул. Иртәнге кояш та бу бәйрәмгә сөенеп балкып чыкты, салмак кына җил дә милли моңнарга кушылып уйнады.
Милли йорт ишегалларына быел авыл мәдәният йортларын да җәлеп иткәннәр, алар йорт ишегалдын бизәп, мул сыйлы табын әзерләп куйганнар. Әле Сабантуй башланырга вакыт шактый булуына карамастан, авыл мәдәният йортлары инде иртүк килеп, йорт ишегалларына үзләренең чиккән сөлгеләрен элеп куйганнар. Әнә Иске Шөгер авылыннан, Федотовка авылыннан милли костюмнар киеп, Сабантуй кунакларын каршы алырга әзерләнәләр, өстәлне милли сый-ризыклар белән тутырып куйганнар.
Быел Ивановка авылы юнәлешендәге Сабантуй мәйданына бару-кайту өчен өч автобус бушлай җибәрелде. Алар автовокзалдан мәйданга халыкны алып барды һәм алып та кайтты.
Лениногорск Сабан туе халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен, бердәмлеген чагылдырган театральләштерелгән күренеш белән башланды. Мәйдан аллы-гөлле чәчәкләр белән тулды, диярсең. Якты, ачык төсләр бәйрәмгә ямь кертте. Бер чыгыш тәмамланырга өлгерми, икенчесе аны алмаштыра, биючеләрнең аяклары җиргә тими. Әнә күмәк күренештә “баҗайлар очраша”, Сабантуйга барырга әзерләнәләр, матур киемнәр кигәннәр. Элек бит туганнар белән бергә җыелып бару хас иде бәйрәмгә.
Түбәтәйле тракторлар
Сабантуй – беренче чиратта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә хөрмәт, итирам курсәтү ул. Кыр батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме дә. Сабантуйда да фидакарьләрчә хезмәт куйганнар мәйдан түренә чакырылдылар, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Хезмәтчәннәрне бүләкләүгә кадәр аграр хуҗалыкларның техника парады узды. Монысы – быелгы Сабантуйның яңалыгы. “Август-Лениногорск”, “Лениногорск кошчылык фабрикасы”, “Союз-Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе, “Маркс”, “Агро-Строй” хуҗалыкларының тракторлары мәйдан әйләнде. Ә тракторлар ничек матур бизәлгән! Хәтта кайберләре башына түбәтәй “кигән”. Тракторларда Россия, Татарстан флаглары җилферди, трактор арбалары “Бәйрәм белән!” дигән язулы баннерлар белән тышланган, арбада артистлар Сабантуй кунакларына кул болгыйлар. Искиткеч күренеш булды.
Аграр тармакта армый-талмый хезмәт куючыларны Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов котлады. Иң әүвәл министр Айрат Хәйруллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме белән котлавын җиткерде.
“Маркс” хуҗалыгыннан Альмир Вәлирахманов, Илнар Исмәгыйлов, Илдар Миннегулов, Рәис Шакиров – тәҗрибәле механизаторлар. Альмир – кечкенәдән үк авыл тормышын яратып үскән. “Башка тармакта да эшләп карадым, әмма күңелемә авыл хуҗалыгы якын. Менә берничә елдан бирле “Маркс” хуҗалыгында механизатор булып эшлим. Быел чәчүне тоткарлыксыз, тиз арада башкарып чыктык. Яңгырлар да яуды, уңыш булыр дип ышанам”, - ди Альмир.
Ветеринар Таьяна Исламова шулай ук һөнәренә гашыйк, яратып эшли. “5 еллап «Август-Лениногорск» хуҗалыгында эшлим. Барысы да ошый. Минем эшемнең төп максаты – малларны сау-сәламәт саклау, аларны дәвалау, УЗИ үткәрү, вакциналарны үзвакытында уздыру. Бүгенге көндә хуҗалыкта 720 баш сыер савыла, бер башка уртача тәүлеклек савым – 35 литр. Безнең коллектив бик дус-тату, җитәкчелек тә намуслы, аңлашып эшлибез”, - ди Татьяна.
Шулай ук аграр хуҗалык җитәкчеләре: Илнур Гиниятуллин, Ирек Ягафаров, Фәнис Шәйхетдинов, Ильяс Ганиев, Фәнзәт Хәбибуллин, Аслам Саидов бүләкләнде.
Шәхси хуҗалыкта күп мал тотып, мул продукция җитештерүче хуҗалыклар ел саен Сабан туенда билгеләп үтәләр, быел да 5-6-10-11 баш сыер тотучы хуҗалыкларны акчалата премия белән бүләкләделәр.
“Иң төзек авыл җирлеге” конкурсында 1нче урынны Яңа Чыршылы алды, 2нчедә – Куакбаш, өченчедә – Иске Шөгер. Тагын Мөэмин-Каратай, Сарабиккол авыл җирлекләре дә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Уеннар кыза: катыктан акча эзлиләр
Милли уеннар – иң кызыклысы. Халык рәхәтләнеп, төрле уеннарда катнаша. Аягымда биек үкчәле аяк киеме дип тә тормыйлар, сулы көянтә тотып йөгерәләр, ир-атлар да, хатын-кызлар да теләп катнаша. Бала-чага капчык киеп йөгерә. Шулай ук утын яру эшен дә онытмаучылар бар икән әле, әнә бит вакытка утын ярдырталар, утын пүләнәләре оча гына. Катыктан исә акча эзлиләр.
“Мин, апа һәм әни – без Казаннан Лениногорскига Сабантуйга кайттык. Башта авылды булдык, аннары Сабантуйга килдек. Монда бик кызык. Төрле уеннарда катнаштык, бүләкләр дә бирделәр”, - ди 10 яшьлек Самир.
Халык уеннарда катнашканда “Татарстанның атказанган артистлары “Фәридә-Алсу” дуэты матур җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук үзебезнең артистлар чыгышы да булды.
“Әйдә, бахбай!”
Атлар чабышын карарга яратучылар да күп бездә. Быел Сабантуйда берничә номинация буенча атлар узышты. Юртаклар 1600 метрга чаптылар. Алар арасында беренче урынны “Платина Чис” аты белән Николай Васильев алды. Икенчедә - «Запрос» кушаматлы ат белән Петр Трофимов, өченчедә – “Агыйдел” кушаматлы ат белән Илдар Хәмәдиев.
“Халык ат чабышларын ярата. Карап торучылар кайсы җиңәр икән дип фаразларын әйтәләр. Атларга җанатып, җиңү теләп, әйдә, әйдә дип торалар. Бу атларга булган тирән хөрмәтне дә, малларны яратуны да чагылдыра”, - ди Лениногорск баш ветеринар табибы, инде озак еллар ат чабышлары комментаторы булган Рашат Әхмәтов.
Сабантуй ахырында татар токымлы атлар өстендә көрәш –“Аударыш” үткәрелде. Әлеге ярыш шулай ук үз тирәсенә җанатарларны җыйды.
Милли көрәш элек-электән сабан туеның аерылгысыз өлеше булып саналган, әлеге бәйрәмнең күрке булган. Бу бәйге әле дә бәйрәмнең иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып кала. Бәйрәмгә җыелган халык, аеруча көрәш яратучылар, баһадирларның бил алышканын түземсезлек белән көтә. “Батыр кем булыр икән, теге былтыргы Лапаскинмы?” – дип үзара сөйләшә башладылар.
Көрәш ике келәмдә барды. Берсендә балалар, яшүсмерләр көрәшсә, икенчесендә – зурлар иде. 85 килограмм авырлыкта көрәшүчеләр арасында беренчелекне Эльмир Зарипов алды. 85 кг-нан артыграк категориядә көрәшүчеләр арасында беренче урында Абдулла Казыйханов, икенчедә – Данил Лапаскин, өченчедә – Алексей Мулендеев. Аннары Эльмир белән Абдулла абсолют батыр өчен бил алыштылар. Нәтиҗәдә, Абдулла абсолют батыр булды. Аның беренче тапкыр мондый исемне алуы.
“Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнәм. Шәһәрдәге 3нче спорт мәктәбендә көрәш буенча күнекмәләр алдым, дөрес итеп көрәшергә өйрәндем. Моңа кадәр Сабантуйларда катнаштым, тик җиңүгә кадәр барып җитә алмаган идем. Көрәш кешедә дисциплинаны үстерә, көч бирә. Бүгенге көрәштә көндәшләр ныклы, көчле егетләр иде”, - ди 24 яшьлек Абдулла.
Аның җилкәсенә 120 килограммлы симез тәкә менеп кунаклады, акчалата сертификат һәм телевизор белән бүләкләнде.
Киләсе елга кадәр мәйдан белән саубуллашып Сабантуйдан кайтып киттек.
Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре
Быел районда язгы кыр эшләрендә 17 мең гектардан артык язгы бөртекле культуралар, 2 мең гектарда азык культуралары , ә 18 мең гектарда техник культуралар чәчелгән. Лидерлар арасында – «Август-Лениногорск», «Союз-Агро» һәм «Маркс». Ел башыннан районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 5 мең тонна сөт һәм 2 мең тонна ит җитештерелгән. Лидерлар арасында - «Лениногорск кошчылык фабрикасы», «Агро-Строй» һәм “Хәбибуллин Ф.З” КФХ.
2024 елда 10 мең тонна сөт, 3 мең тонна мал һәм кош ите җитештерелгән.
Р. Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев