Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәр һәм авыллардагы тормышны мөмкин кадәр уңайлырак итү

Тулаем территориаль продукт (ВТП) район икътисадының төп күрсәткечләренең берсе булып тора, быел ул 119 млрд.сум дәрәҗәсендә көтелә.

“Без әлеге күрсәткеч буенча республика рейтингында 6 нчы урында торабыз”, - диде Марат Нил улы Гирфанов. 

Район икътисады 4 урта предприятие, 491 кече предприятие һәм 1507 шәхси эшмәкәр эше нәтиҗәсендә ныгыган. Төп өлешне «Татнефть», «Таграс», «Транснефть-Прикамье», «Охтин-Ойл» һәм «Геотех» керткән. Эре предприятиеләрдә 15 меңгә якын кеше эшли.

Промышленность җитештерүе индексы 95 процент  тәшкил иткән (2023 ел-95,3%), бу кимү узган елда нефть чыгаруны һәм углеводородларга бәя конъектурасын чикләү буенча йөкләмәләр белән бәйле дип аңлатты.

Төяп җибәрелгән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күләме фараз буенча 40 млрд сум булыр дип көтелә  (+8%). Төяп җибәрелгән товарлар күләменең шактый өлеше шулай ук нефть чыгару тармагына туры килә - 69,2 процент.

“Предприятиеләр эшчәнлеге төрләрен киңәйтү, масштабка чыгару, гамәлдә булган җитештерүләргә ярдәм итү – безнең төп бурычлар. Бүген район территориясендә кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру бара, нефть сервисы, машина төзелеше, эшкәртү производстволары, авыл хуҗалыгы үсеш ала”, - ди Марат Гирфанов. 

Мисал итеп, «Деловсыре» җәмгыятен китерде, монда  җиһазлар тулысынча модернизацияләнгән, бу җитештерү куәтен тәүлегенә 150 тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге биргән. 2 сыр саклау урыны ремонтланган. Киләчәктә – хәләл линияне эшләтеп җибәрү һәм сөт киптерү линиясе белән объект төзү.

Кече һәм урта бизнес производстволарын урнаштыру өчен районда 3 аккредитацияләнгән промышленность паркы, 1 агросәнәгать паркы эшли, аларда 21 резидент һәм 96 арендатор төрле тармакларда эшчәнлек алып бара. 961 эш урыны булдырылган. Лениногорскида 6800 үзмәшгуль теркәлгән. “Безнең алда үзмәшгульләрдән  кече һәм урта бизнес субъектларына кадәр үстерү бурычы тора. Безгә аларны төрле ярдәм чараларына җәлеп итәргә, укытуны оештырырга, җирле җитештерүчеләргә ихтыяҗны юнәлтергә кирәк”, - диде Гирфанов.

Шулай булуга да карамастан, Лениногорскида кадрлар кытлыгы сизелә.  “Төрле өлкәләргә 723 белгеч кирәк, шул ук вакытта эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе (ул нибары 0,12% тәшкил итә) район эчендә хезмәт ресурслары резервы беткәнлеген раслый. 53 эшсез граждан гына исәптә тора, ә вакансияләр саны 370не тәшкил итә, нигездә эшче һөнәрләре.  Бу системалы һәм озак вакытлы эш таләп итә торган кадрлар кытлыгы турында сөйли”, - дип билгеләп үтте Марат Гирфанов.

Яшь һәм эшкә сәләтле төркемнәрнең саны кимү районның кеше капиталына тискәре йогынты ясый, чөнки нәкъ менә кеше капиталы территорияләрне, икътисадны үстерү өчен мөһим ресурс булып тора. Мондый шартларда эшләү һәм яшәү өчен кызыклы шартлар тудыру, туучылар санын стимуллаштыру, шулай ук күп балалы гаиләләргә ярдәм итү аеруча мөһим. Халыкның тормыш сыйфатын арттыру – муниципалитетның төп бурычы , дигән фикерен җиткерде.

Районда соңгы елларда пассажир транспорты буенча мәсьәлә кискен торды. Узган елда бу сорау хәл ителде. Анализ нәтиҗәләре буенча, узган елда пассажирлар агымы авылларга – 39 меңнән артык, ә шәһәрдә 230 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

 Узган ел “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты кысаларында 14 яңа автобус сатып алынган. Күптән түгел Федотовкага Куакбаш, Түбән Чыршылы һәм Кузьминовка авыллары аша йөрүче маршрутны яңадан кеткәннәр. Урмышлыга 10 торак пункт аша маршрут җибәрелгән. Киләчәктә Иске Писмән аша Бөгелмәгә кадәр автобус йөртү күздә тотыла.

Халык онлайн-кассалар һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган шәһәр автобуслары маршрутын яңартуны уңай бәяләде. “Хәзер, мәсәлән, һәркем реаль вакыт режимында шәһәр маршрутлары хәрәкәтен күзәтә алсын өчен автобусларны «Яндекс Транспорт» системасына һәм онлайн-таблога тоташтыру буенча эш алып барыла. Быел шундый 10 тукталыш урнаштырырга уйлыйбыз”, - диде Марат Нил улы.

2024 елда районда 11 км шәһәр яны юллары, 3 км шәһәр урамнары һәм 3 км тротуарлар ремонтланды. «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Камышлы елгасы аша Октябрь урамындагы күпер реконструкцияләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев