Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең Лермонтов урамында яшәүчеләр тырышлыгы белән әкияти почмак барлыкка килгән (+ фотолар)

Үз кулларың белән ишегалдын төзекләндерү кыен түгел, моның өчен матурлык тудыру теләге, бердәмлек һәм фантазияне генә эшкә җигәсе.

Лениногорскиның Лермонтов урамы, 20 нче йорт ишегалдында шундый зур теләк һәм уртак тырышлык нәтиҗәсендә матурлык почмагы барлыкка килгән.

Беренчеләрдән булып ишегалларында әлеге гүзәл почмакны тудыру ниятен Тамара Николаевна Семенова җиткерә. “Матурлык үзең яшәгән җирдән башлана. Кышкы суык бер көнне тәрәзәгә карап, җәйне сагынганда, күңелемдә ишегалдында матур клумба ясарга, чәчәкләр үстерергә дигән якты уй килде”, -   ди Тамара Николаевна.

Гомер буе 23нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, экологик почмак өчен дә  җаваплы булган ханымның пенсиядә дә тыныч кына утыра алмавы,һичшиксез, сокландыра. Аның бу изге хыялын  тормыш иптәше Павел, терәлеп торган күршесе Зинаида да хуплагач, дәртләнеп  интернеттан ишегалдын төзекләндеру буенча видеолар карый, бакчачылыкка кагылышлы журналлар актара. Хыялындагы гөлбакчасын чынга ашыру өчен түземсезлек белән яз җитүен көтә.

Бу эшкә алар алтынчы подъезд белән бергәләшеп тотына (ватсапта үз төркемнәрен дә булдырган). Киңәшләшеп, кайбер материалларга акча да жыярга туры килә, шуңа декоратив ташлар, цемент һәм төрле чәчәк орлыклары сатып ала.

Язгы кояш карый башлау белән энергия һәм идеясе ташып торган Тамара, аның уң кулы  тормыш иптәше Павел, Якуп Шарин, Зинаида Кунакова, җиң сызганып, эшкә керешә. Участокны  чүп-чардан арындырып, казып чыга һәм беренче чәчәкләрен утырта.

“Әнә теге коены тормыш иптәшем белән ташландык бакчадагы ауган каен агачларыннан кисеп ясадык. Бу зур ташларны жыеп кайтып, келәм итеп җәйдек”.

Күренеп тора, кул җылысы гына түгел, күңел җылысын биреп башкарган алар бу хезмәтләрен. Алай булмаса, нур биреп торучы бу почмакка узып баручылар туктап-туктап озаклап карамас, сокланмас иде.  “Безнең ишегалдындагы сихри почмагыбыз безне генә түгел, үтеп баручыларны да сөендерә. Бу кечкенә генә матурлык оазисы игътибарны җәлеп итә һәм үтеп баручыларның күңелен шатландыра”,  -ди Тамара ханым.

Алай гына да түгел, янәшәдеге йортта яшәүчеләр дә алардан үрнәк алып, шулай ук подъезлары янында кечкенә генә матурлык почмагы булдырган.

“Үсентеләр, чәчәкләр  ныгытып үсеп китә алмый. Туфрак  бик начар сыйфатлы. Яз житкәч, кара туфрак кайтарырга сорап, идарәгә дә мөрәҗәгать иткән идек, тик үтенечебезгә колак салучы булмады шул. Туфрак булмый,  дип кырт кистеләр.  Әгәр дә мөмкин булса, бу проблеманы хәл итәргә ярдәм итүчеләр табылса,  бик рәхмәтле булыр идек”, - ди язмамның геройлары.

 Икенче елга да бу башлаган эшләрен  дәвам итеп, тагын да сыйфатлырак һәм матуррак эшләргә дигән  уй-фикерләре бар.  Кайбер уйлары белән дә бүлеште, хәтта  эскизларын да күрсәтте. Бар бит  дөньяга, матурлыкка  гашыйк эчкерсез, уңган-булган  кешеләр...


Зилә Мөдәрисова

Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында, җомга 16 август санында басылды.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев