Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Сак булыгыз: Лениногорскида талпан кадалу очрагы теркәлде

Әле ныклап торып көннәр җылытырга да өлгермәде, ә талпаннар уянып, Лениногорскида инде талпан тешләүнең бер очрагы теркәлгән дә.

ТР Гигиена  һәм эпидемиология үзәге филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева әйтүенчә, талпаннар активлашкан.
“Лениногорск районында талпан тешләүнең бер очрагы теркәлгән инде. Шуңа күрә апрельнең беренче көннәрендә үк кисәтү әһәмиятле дип уйлыйм, якын көннәрдә синоптиклар көннәр җылынуны фаразлый, ә талпаннар һава температурасы 10 градус җылы булганда активлаша”, - дип ачыклык кертә ул.

 Белгечләр сүзләренә караганда, Лениногорск районы территориясендә талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы кебек куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу өчен табигый шартлар бар.

“Барлык талпаннар да энцефалит яки боррелиоз белән зарарланмаган, әмма барыбер саклык турында онытырга ярамый. Соңгы ун елда бездә талпан энцефалиты белән авыру теркәлмәгән, ә менә талпан бореллиозы очраклары ел саен диярлек була. 2024 елда аның белән бер кеше авыраган, ә 2023 елда 1 талпан боррелиозы очрагы теркәлгән – ул өлкән яшьтәге авыл кешесе», - дип билгеләп үтте Рамилә Мөхәммәдиева.

Лениногорск санитар хезмәте тарафыннан 2024 елда Лениногорскида талпан тешләүнең 95 очрагы теркәлгән, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар – 49.

Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белгечләр табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк, диләр.  Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк.

Саклануның тагын бер төре – урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү.

Талпаннарга каршы прививканың файдасы бар, ди белгечләр.  Әлеге вакцина талпаннар эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы, урманчылык, геология өлкәсендә эшләүчеләргә, аучыларга тәкъдим ителә. Гомумән, теләгән һәр кеше, табиб белән киңәшләшеп, аны ясата ала.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 4 апрель санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев