Шушы көннәрдә Сарабикколда сугышта катнашканнарга, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап өр-яңа һәйкәл комплексы ачылды.
Һәйкәл, әлбәттә, әлеге авылда моңа кадәр дә бар иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аны үзгәртеп, исемлекне тулыландырып тулы бер комплекс итеп ясарга булганнар. Әлеге идеяне җаны-тәне белән авылга береккән Равил Фәйрузов тәкъдим иткән. Әйткән...
Шушы көннәрдә Сарабикколда сугышта катнашканнарга, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап өр-яңа һәйкәл комплексы ачылды.
Һәйкәл, әлбәттә, әлеге авылда моңа кадәр дә бар иде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аны үзгәртеп, исемлекне тулыландырып тулы бер комплекс итеп ясарга булганнар. Әлеге идеяне җаны-тәне белән авылга береккән Равил Фәйрузов тәкъдим иткән. Әйткән сүзен үти һәм эшне тиз тота торган кеше, бугай, ул. Җәй көне без барганда, әле нигезе генә тора иде. Сарабикколда һәйкәл ачыла икән, дигәч хәтта аптырап та калдым.
Һәйкәл элеккесе урынында - мәктәп каршында калкып чыккан. Юл буйлап үткәндә, әллә кайдан күренеп тора. Аның бик уйланып, җиренә җиткереп эшләнгәне әллә кайдан күренеп тора. Чөнки төсләрнең сайланышы, язылган сүзләр, тотып алынган коймасына хәтле йолдызлап ясалган. Койма тирәли чәчәкләр дә утыртып куйганнар. Һәйкәлнең идеясенә килгәндә: ул өч зур өлештән тора. Сул якта сугышта һәлак булганнарның исем-фамилиясе язылган, аңа капма-каршы уң канатта сугышта катнашып, туган авылларына кире әйләнеп кайткан сугышчыларның исеме уелып язылган. Ә аларның уртасында формасы белән башкачарак һәм күккә ашкан төсле тоелган өлеше әлеге авылдан фронтка китеп Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльми Баһаутдиновка багышланган. Аның хәзерге вакытта авылда туганнары юк кебек. Тантанада читтә яшәүче туганнары Рәзинә Ширәева белән Әнәс Бәдгетдинов кайткан.
Сарабикколда шундый зур һәйкәл ачылу һәм анда туганнарының исеме уелып язылу - алар өчен зур вакыйга.
- Кабере Польшадагы Гданьск шәһәрендә булуын беләбез. Җиңү бәйрәме көннәрендә шунда барып - каберенә чәчәкләр салырга, дога укырга ниятләп торабыз, - ди Әнәс Бәдгетдинов.
Һәйкәлнең мәктәп каршында урнашуы - үзенә бер мәгънәгә ия. Димәк, әлеге авыл мәктәбе укучылары имин тормыш, тыныч көннәребез өчен башларын салган авылдашларын онытмас. Һәйкәл тирәсе дә чиста-пөхтә булып, чәчәкләргә күмелеп утырыр, дип ышаныйк. Сарабиккол авылы фронтка 400 ир-егетен озатып, шуның яртысы диярлек кире әйләнеп кайтмый. Әлеге авыр елларны үз күзләре белән күреп, йөрәкләре аша кичерүче абый-апалар бар әле авылда. Һәйкәл ачылу тантанасында аларның урыны түрдә иде. Бәйрәмне Коръән укып башлап җибәрделәр, аннан укучылар чыгышы, традиция буенча, кызыл лента кисеп, чәчәкләр салу, килгән кунаклар чыгышы булды. Район башлыгы урынбасары Надежда Шалдаева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Сарабикколда зур эш башкарылуын билгеләп үтте. Якташларыбыз батырлыгын мәңгеләштереп, киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү бурычын әлеге авыл халкының намус белән үтәвенә ышануын әйтте. Ул көнне чыгыш ясаган һәркем сарабикколлыларны яңа һәм кадерле объект ачылуы белән котлады, ил-көннәрнең тыныч булуын теләде.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев