Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Счетчик кую өчен коммуналь хезмәткәрне өйгә кертү мәҗбүри булырга мөмкин

Россиядә торак милекчеләрен акыллы счетчиклар урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен фатирларына кертергә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Бу хакта «Известия» газетасы РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хатына сылтама белән хәбәр итә.

Әлеге яңалык нигезендә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен йорты яки фатирына кабат кертмәгән хуҗалар өчен административ җаваплылык каралырга мөмкин.

Бүгенге көндә авария яки башка фатирда яшәүчеләрнең тормышына куркыныч янаган очракта гына фатирга хуҗа ризалыгыннан башка керергә мөмкин – калган барлык очракларда да тиешле хезмәтләргә суд аша рөхсәт алырга кирәк.

Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева әйтүенчә, ТКХ хезмәткәрләрен фатирга кертмәү – глобаль проблема, шулай да тикшерү алдыннан, гражданнарны мошенниклардан саклау өчен, хуҗаларга хәбәр итүнең төгәл процедурасы үтәлергә тиеш.

«Гражданнарга алда торган эшләр хакында хәбәр итүдә төгәл процедура үтәлергә тиеш, шул ук вакытта әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны җәзага тартырга мөмкин. Компанияләр еш кына аларны үтәмәү сәбәпле, кешеләр аферистлар корбанына әверелә», - дип искәртте ул.

 https://tatar-inform.tatar

Фото: Лениногорск-информ 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев