Шешә белән дуслашканчы уйла...
Аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.
Бик якын дустымның төнлә шалтыртуы тәмам йокымны качырды. Ире үлемнән калган икән, “запое” башланган да, “терелер” өчен өйдә 100 грамм булмаган. Чак кына уксус эчмәгән, ярый ла, моны дустым күреп, кулыннан аш серкәсен тартып алган. Хатын ничарадан-бичара иренең башын төзәтү өчен кибеттән акбаш алып кайтырга мәҗбүр булган.
– Юләр син, димә мине, – дип чак кына еламый дустым. – Эчмәсә, иң әйбәт кешеләрнең берсе ул. Миңа: “Кояшым», дип кенә эндәшә. Әмма озак түзә алмый, чәркә күрсә үзеннән-үзе шуңа үрелә. Инде дус, туганнар чакырган юбилей, мәҗлесләрдән дә баш тартам. Чөнки кайнар эчемлек күрсә, иремнең кулы һичшиксез шуңа үрелә. Ә аннан соң кимендә бер ай өйдән чыкмыйча эчеп ята. Бер көнне өстеннән бикләп калдырдым. Күршегә шалтыратып, тегесе кибеттән акбаш сатып алган да, шуны без яшәгән бишенче катка чаклы җеп сузып күтәрткәннәр. Көлке дә, кызганыч та. Кыланмышлары моның белән генә бетми әле: кече йомышын бүлмә уртасында үтәргә, сигез яшьлек кызыбыз алдында ялангач йөрергә мөмкин. Өйдәгеләрне какмый да, сукмый да, әмма үзе дә белешмәстән әшәке сүзләр әйтә ала. Исерек кешеләрне әрләүдән файда юк, айныгач: “Әйдә наркология хастаханәсенә барыйк”, дип үгетлим. Тыңламый.
“Минем анда булганым бар инде”, дип кенә җаваплый. Беренче никахы да шул эчәргә яратуы аркасында таркалган. Беренче хатыны мине күргәч: “Сезгә сабырлыклар. Мин аның белән кая гына йөрмәдем. Өшкертмәгән әби калмады. Бар да юкка. Дәваланып ярты ел үткәннән соң, янә ычкына. Ул хаста, аңа психолог кирәк”, дип ачыргаланып сөйләде. Эчмәсә, алтын куллы бит ул, югары хезмәт хакы ала. Әмма тапкан бар акчасын хәмергә тота. Акбашка сарыф иткән акчаны чутласаң, бер кечкенә генә бүлмә сатып алып булыр иде. Әни дә, туганнар да сүгә. “Куып чыгар аны”, диләр. Кая барсын соң ул. Торыр урыны, барыр кешесе юк. “Синнән башка, мин юк кеше”, ди ул. Бер бәхетсез җан инде Алга таба ни көтәргә аннан. Белмим...»
Дустыма киңәш бирүдән мәгънә юк, барыбер үзенчә эшләячәк.
Дин буенча:
Хәмер, ягъни исерткеч эчемлекләргә карата динебездәге хөкемгә килгәндә, иң элек шуны әйтергә кирәк: ислам дине буенча хәмер эчү ул – хәрам, ягъни Аллаһы Тәгалә катгый тыйган гамәл. Бу хакта “Маидә” сүрәсенең 90 нчы аятендә әйтелә: “Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу һәм багучылык кебек нәрсәләр – хәрам, шайтан шөгыленнән булган нәҗес, шакшы эшләрдер. Шул нәрсәләрдән читләшегез, бәлки, Аллаһ газабыннан котылып, бәхеткә ирешерсез” (5:90). Шулай итеп, аракы эчүне Аллаһы Тәгалә кешене бәхетсез итә торган “шайтан гамәле” дип атый.
Кайберәүләрнең: “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан 100 грамм гына эчүдән нәрсә булсын соң?” – дип әйтүләре “Туйда яки берәр бәйрәм уңаеннан зина кылсаң (гайбәт сөйләсәң, урласаң, кеше үтерсәң) нәрсә булсын соң?” – дип әйткән кебек була, ягъни нинди дә булса гамәлне Аллаһ тыйган икән, ул гамәл беркайчан да, бернинди шартларда да хәләлгә (рөхсәт ителгәнгә) әйләнә алмый. Нәкъ шуңа күрә Аллаһның соңгы илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: “Исертә, акылны томаландыра торган эчемлекләрне “ярый ул” дип әйтүченең миңа һәм минем өммәтемә бернинди дә катнашы юк”, – дип белдерде.
Алай гына да түгел, хәдисләрнең берсендә хәбәр ителгәнчә, Аллаһы Тәгалә аракы эчүчене генә түгел, аны ясаучыны, төяүчене һәм бер урыннан икенче урынга күчерүчене, сатучыны (аның белән сәүдә итүчене), хәмер белән кәсеп итеп, шул акчага яшәүчене, сатып алучыны, салып бирүчене дә ләгънәт кыла (хәдис Тирмизи (№ 1298), Ибен Мәҗҗә ( №3380, 3381) җыентыкларында китерелә).
Исерткеч эчемлекләрнең асылы – нәҗес, шакшылык, һәм аны эчкән кеше шулай итеп, сидек, ягъни нәҗес эчкән була. Әмма хәмер дигәндә без иң элек аның кеше тормышына салган зарары турында билгеләп үтәргә тиешбез. Бу нисбәттән тугры хәлифә Госман ибне Гаффән фикерен китерү бик урынлыдыр дип уйлыйм. Ул болай дигән: “Әй кешеләр! Хәмердән сакланыгыз, чөнки ул барча начарлыкларның анасы!”
Әйе, дөрестән дә, эчүчелек бүген ил күләмендәге олы проблемаларның берсе булып кала бирә. Статистика мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илебездә аракыдан миллионлаган кеше үлә. Ә зыян күргән кешеләрнең санын әле беркем дә санап карамаган. Шуңа да шешәгә үрелгәнче һәркем башта уйлап карасын иде: бу миңа, гаиләмә, балаларыма (туачак балаларыма), нәселемә нәрсә бирәчәк? Олы зыяннан башка хәмернең берни дә бирмәячәге көн кебек ачык. Ә аек акыл, чиста күңел, хәмер нәҗесеннән пакь булган тән белән сөенеп яшәүгә ни җитә?..
ЮХИДИ
2019 елдан кергән канун нигезендә, әгәр юл һәлакәтендә исерек машина йөртүче аркасында ике аннан да күбрәк кеше һәлак булса, 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр берәү машинасын спиртлы эчемлек кулланган кешегә биргән икән, ул юл һәлакәтенә очраса, килгән зыянны машинаның хуҗасы каплый.
Спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөртүчене тоткарласалар, 30 мең сумга кадәр штраф һәм 1,5 елдан – 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Моннан тыш Россиянең административ хокук бозулар кодексының 27.13нче маддәсе буенча машинаны тоткарлыйлар. Кызганыч, җәзаларны катгыйландыру, штрафлар гына исерек машина йөртүчеләрне куркытмый.
2020 елда җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча иректән мәхрүм итәргә, 300 мең сумга кадәр штраф салырга, 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев