“Ш“ ХӘРЕФЕН ЯБЫШТЫРЫРГАМЫ?
Автомобильләргә шипалы тәгәрмәч куйгансыздыр, шул уңайдан файдалы мәгълүмат.
Арткы пыялага “Ш” билгесе ябыштыру мәсьәләсендә кайберәүләр аптырашта калган: куяргамы, юкмы?
Билгеле булганча, быел яз көне Россия Эчке эшләр министрлыгы аны ябыштыруны бетерергә тәкъдим итте. “Шипы“ билгесе хәзер бик актуаль түгел, дип санадылар министрлыкта. Бу турыда хөкүмәткә карар проекты да әзерләнде. Әмма ул әле гамәлгә кермәде. Шулай булгач, шипалы тәгәрмәчләр кую сезонында әлеге наклейканы ябыштыру мәҗбүри булып кала.
“Ш” хәрефе булмаса, 500 сум штраф каралган. Әмма беренче очракта ЮХИДИ инспекторлары кисәтү белән дә чикләнергә мөмкиннәр.
ЧЫГАНАК:http://saby-rt.ru/news/novosti/sh-khrefen-yabyshtyryrgamy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев