Шәһәрдә янгын: мунчага ут капкан
Янгын турында хәбәр иртән килә.
30 май көнне, ягъни бүген иртән 4 сәгать 58 минутта 66нчы янгын сүндерү бүлегенә Лениногорскида Мурзин урамында мунча януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала. Аның әйтүенчә, мунчада газ баллоннары да, кешеләр дә юк. Мунча түбәсенең бер өлеше ишелеп төшкән була. Янгынның башка биналарга күчү куркынычы булмый. Зыян күрүчеләр юк.
Янгынның беренчел сәбәбе – мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
Дамир Вильданов, Лениногорск янгын күзтчелеге профилактика бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев