Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең яме, төзеклеге сакланамы?

Сабантуй алдыннан, 9 июньдә шәһәрдә өмә узды. Эш барышын күзәтү максатыннан, шулай ук санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылганлыгы хакында тулырак белү өчен башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә массакүләм мәгълүмат чаралары рейдка чыкты. Санитар-экологик икеайлык тәмамланса да, эшлисе эшләр, чистартасы җирләр муеннан әле. Кайбер предприятие җитәкчеләре моңа...

Сабантуй алдыннан, 9 июньдә шәһәрдә өмә узды. Эш барышын күзәтү максатыннан, шулай ук санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылганлыгы хакында тулырак белү өчен башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә массакүләм мәгълүмат чаралары рейдка чыкты.



Санитар-экологик икеайлык тәмамланса да, эшлисе эшләр, чистартасы җирләр муеннан әле. Кайбер предприятие җитәкчеләре моңа бармак аша гына караса, кайберәүләр һәр сишәмбе - санитар көндә чыгып җыештыралар. Безнең юлда - Ленинград урамында "Техспецсервис" җәмгыяте хезмәткәрләре эш барышында очрады. Нәфис Нурлыхакович аларны үрнәк предприятие буларак күрсәтте: "Яз көне чиста итеп асфальтны да юдырдылар", - ди. Алар үзләре дә өмәгә, җыештырырга чыгарга авырсынмауларын әйтте.
Күптән түгел шәһәр советы сессиясендә төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча яңа кагыйдәләр кабул ителде. Яңа положение нигезендә, радиусы 15 метр аралыкта булган территория чиста тотылырга тиеш. Бу сәүдә нокталары, шәхси сектор, предприятиеләр, идарәче компанияләргә - барысына да кагыла. Әлеге кагыйдәләрне белеп бетермиләрме, әллә моны башкарырга көчләре җитмиме, тик җиденче квартал территориясендә юл буендагы чабылмаган үләннәрне күреп шаккатасың. Дөрес, идарәче компания карамагындагы йорт ишегаллары тулы тәртиптә. Бары тик үләннәрне чабып алган булса, җитәкченең үзенә дә эләкмәгән булыр иде. Шул ук Садриев урамында үз йортлары белән яшәүчеләргә өй каршында кеше биеклегендә үскән үлән өчен оят түгелме икән? Капканың бу ягы гына түгел, теге ягы да ялт итеп торырга тиештер. Ә моның өчен физик затларга 2 меңнән алып 5 меңгә кадәр штраф каралган. Беркемнең дә шулкадәр акчасын чыгарып саласы килмәс.
Шашин урамында хезмәт күрсәтүче предприятие хезмәткәрләре тротуарга асфальт сала иде. Без - гади халыкка нәрсә, юллар төзелсә, шатлык кына инде. Ә аның билгеле бер технологиясе бар икән. Ә менә монда технологияләрнең үтәлмәве күзәтелде, гудрон да җитми. Нәтиҗәдә - икенче елга чокыр-чакырлы, вак таш өстеннән йөрергә мәҗбүр булачакбыз, ә хакимият бүлеп биргән акчалар җилгә "очты" дигән сүз. Нәфис Нурлыхакович сүзләренчә, ул акчалар артыннан аларның үзләренә дә күп кенә бусагалар аша үтәргә, кемнәндер ярдәм сорарга туры килә. Ә биредә предприятие хезмәткәрләре намуссыз рәвештә, үз эшләрен миннән киткәнче - иясенә җиткәнче дип башкара. Шундый очракны Ленин урамы, 21 нче йорт янында ачыклаган булганнар инде.
Шәхси секторда хәлләр бик үк яхшылардан түгел. Монда шулай ук законсыз рәвештә тотып алынган бакча территорияләре ачыкланды. Нинди төзү материалы тапканнар, шуның белән бакча коймасы тотып алынган. Бинаның бер ягында Саклык банкы кассасы булса, икенче ягында сәүдә ноктасы - кибет эшли. Каршыларында клумба-мазар юк, печән рәхәтләнеп үскән. Саклык банкы хезмәткәре әлеге гамәлләрен чәчәк утыртсаң, кәҗәләр килеп ашап бетерә дип аңлатты. "Ул кәҗәләр безнең авырткан җиребез", - ди Нәфис Ибраев. - Хуҗалары шулай ирекле рәвештә кәҗәләрен йөртсә, аларны административ комиссиягә чакырып, штраф салачакбыз. Шәһәрнең ямен, матурлыгын саклап калуга барыбыз да көч куйсак иде".
Высоковольтная урамы кешеләре шулай ук чыгарылмаучы чүптән зарландылар. Димәк, хәзер идарәче компанияләргә дә, беркетелгән предприятиеләргә, шәхси секторда яшәүчеләргә дә эш җитәрлек. Үлән яңгыр явып үткән саен үсә ул. Чисталыкны, тәртипне бергәләп сакласак кына.
Гомумән, санитар-экологик икеайлык барышында полигонга 13 мең кубометр каты - көнкүреш калдыклары чыгарылган, административ комиссия тарафыннан производство һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә административ хокук бозулар буенча физик затларга - 103, урындагы кешеләргә 46 беркетмә төзелгән, 230 мең сумлык штраф салынган. Киләчәктә яшеллек тагын да күбәер, суларга чиста һава булыр, чөнки 650 төп агач һәм куаклар утыртылган.
Димәк, экологик икеайлык тәмамланды, дип тынычланырга иртәрәк. Җәй буе чүп-чардан арынасы бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шђџђр

2
X