Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең белән горурланабыз, улым!

– Беренче тапкыр ялга кайткан вакытында озак кына сөйләшеп утырган идек. «Әти, син «Солнцепек» дигән фильмны карамаган идеңме? – дип сорады ул. – Мин карадым аны. Сезнең минем өчен ничек борчылганы­гызны беләм. Ләкин мин дә бармасам, башка да бармаса, аларны кем яклар соң?»

Уллары – сержант Ринат Бекмурзин турында сөйләве җиңелләрдән түгел әнисе Наилә белән әтисе Рөстәмгә. Инде өч ел узса да... Йөрәкләрендәге тирән яраның сызлавы мыскал да кимемәгән. Наилә ханымга сөйләшүе аеруча кыен. Табиблар әле дә булса аңа озак сөйләшергә һәм дулкынланырга ярамавын искәртә. Шуңа күрә дә уллары турында күбрәк әтисе Рөстәм сөйли.

Керфекләрендәге яшь бөртекләрен ничек тә тыеп торырга тырышып, ул хәтер дәфтәрендәге иң газиз истә­лек­ләрен барлый. Наилә ханым исә алдыбызга Ринатның балачактагы фотоальбомын сала. Ә аннан кара бөрлегәндәй түм-түгәрәк күзле малай томырылып дөньяга карый. Ике апасыннан соң ун ел көттереп кенә, әтисенең барлык хыялларын чын итәргә дип туган малай!

 И-и, ул көннәрдә очып кына йөргән идем, очып кына! – Рөстәмнең күзләрендә шул чакларда кичергән иң зур бәхетенең нуры чагылып китә. – 2002 елның
4 мартында туды ул. Аннан берничә ел нәкъ шул көнне әтием вафат булган иде. Әти үзенә алмаш җибәрде дип сөендем.

– Ә мин Ринатны табар алдыннан төш күрдем, – дип, иренең хатирәләрен җанландырып җибәрә Наилә. – Төшемдә кайнатам: «Кызым, баланы авырдан табарсың. Тик син борчылма, барысы да уңышлы булачак», – дип, кулыма бер малай бирде. Чәчләре бөдрә-бөдрә! Шундый матур үзе! Чынлап та, Ринатны авырдан таптым, соңыннан табиблар йөрәгемнең биш минутка туктап торуын, мине бу дөньяга яңадан кайтаруларын сөйләде...

Шулкадәр тыныч бала булды Ринат. Ул туганчы, мәктәптә башлангыч класслар укыткан идем. Улым үз янымда булсын дип, балалар бакчасына күчтем. Ләкин балалар бакчасын яратмады ул, анда йөрисе килмәде. 3 яшеннән өйдә үзен генә калдыра идек. Өстәлгә ризыклар куябыз да... Курыкмады да, еламады да, өйдәге бернәрсәне ватмады да... Шундый акыллы, тәртипле малай булып үсте.

– Тарихны яратты. Мин үзем дә тарих белән кызыксынам. Кичләрен кара-каршы утырып, төрле вакыйгалар турында сөйләшә идек. Башкорт дәүләт университеты каршында ачылган юридик колледжның Стәрлетамактагы филиалына укырга кергәч тә, тарихи дебатларда катнашты. Өченче курста үз укытучысын җиңгән иде хәтта! – ди әтисе, улының мәктәптә укыган вакытлары, студент еллары белән таныштырып. – Юрист буласы килде аның. Адвокат булам да, үзләрен яклый алмаган карт әби-бабайларны кайгыртам, дия иде. Тарихны үз итүе дә этәргәндер моңа. Ә мин исә аны кечкенәдән армия хезмәтенә әзерләдем. Үзем дә запастагы офицер, улыбызның да чын ир-егет булып үсүен теләдем. Физик яктан ныгып, чыныгып үссә, армиядә хезмәт итүе җиңелрәк бит. Кечкенә вакытыннан ук турникта тартылырга, пневматик мылтыктан атарга өйрәттем. Армиягә бармый калу уенда да булмады аның.

Колледж тәмамлаган елны ук тест кына тапшырып, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалына укырга керде. «Суд һәм прокурор эшчәнлеге» дигән юнәлешне сайлады. «Улым, сиңа инде 18 тулды, армиягә барып кайтырга кирәк. Хезмәт иткәндә укуы авыр булыр бит», – диде әтисе, ул университетка документларын тапшырып, җәйге ялларга кайткач. «Уйлармын», – дигән иде, икенче көнне кичен алдыбызга повестканы китереп тә салды. Инде военкоматка барып, медкомиссия дә үтәргә өлгергән! Өч көннән армиягә китәм, дип, елмаеп тик тора каршыбызда.

– Армия хезмәтен Елань шәһә-рендәге Укыту үзәгендә башлады. Танк ротасына билгеләделәр. Армия тормышы ошады аңа. Киләчәктә хәрби булырга, тәрбия эше белән шөгыльләнергә теләде. Офицер буласым килә, диде. Өч ай хезмәт иткәннән соң контракт төзергә рапорт язган. Бу әле 2021 ел. Ул ниятен белгәч тә каршы килмәдек. Ефрейтор дәрәҗәсе биреп, рапортка кул куйганнан соң командиры аны Еланьда документлар белән эшләргә калдырды, – дип дәвам итә сүзне Рөстәм. Алар шулай әңгәмә барышында бер-берсен алмаштыра-алмаштыра (чөнки тамактагы төер, күзләрдәге яшь иркенләп сөйләшергә ирек бирми), берсе сөйләгәнне икенчесе тулыландырып, уллары Ринатның кыска, ләкин туры һәм якты тормыш юлын тасвирлый.

– Алты айдан кече сержант булды, кадрлар бүлеге җитәкчесенең ярдәмчесе итеп күчерделәр. Командирлары ярата иде аны. Әнисенең туган көнендә ул хезмәт иткән частьтагы барлык офицерлар бер рота булып тезелеп басып, онлайн элемтә аша безне бәйрәм белән тәбрикләделәр. «Шундый акыллы ул үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә!» – диде командирлары, Ринатның җилкәсенә дусларча кулын салып. Улыбыз турында шундый җылы сүзләр әйтүләренә бик сөенгән идек. Җәй көне кыска гына ялга кайтып китте.

– 2022 елның кышында «өйрәнүләргә китәбез, берара шалтыратмасам, кайгырмагыз, элемтә булмаска мөмкин», – дигән иде. Аларны кая җибәргәннәрен шул елның язында гына белдек. СВОның беренче көненнән үк анда булган инде ул. Үзе хезмәт иткән частька аерым рота тупларга дигән приказ килгәч тә иң беренче итеп үз фамилиясен язган. Без аның кайсы шәһәрләрдә булганын әлегә кадәр төгәл генә белмибез дә. Ул үзе бу хакта сөйләмәде. Сорасаң: «Сезгә нәрсәгә инде ул? Яшәгез тыныч кына», – ди иде.

Беренче көннән үк алгы сызыкта, штурм отрядында булуын соңыннан дуслары әйтте.

15 көн саен шалтыратып торды. «Курыкмагыз, мин әле 15 көн элемтәгә чыкмый торам», – ди дә, нәкъ ике атна узуга шалтырата. Без инде моңа ияләшкән идек. СВОда өч ай булганнан соң командиры аны штабка күчәргә үгетләгән. «Мин монда кәгазь тутырып утырырга түгел, кешеләрне якларга килдем, – дигән ул. – Сез миңа мылтык бирегез, граната бирегез!» – дигән.

– Ул елны без Корбан ашы уздырдык. Табын тирәли барлык туганнар җыелыштык. Шунда Ринат шалтыратты. Видео аша барысы белән дә күрешеп, сөйләшеп чыкты. Кунакларны озатканда һәрберсе белән саубуллашты. Барысы китеп беткәч тә өчәүләшеп бик озак сөйләштек әле. Бездән фотолар сорады, телефонына фотолар җибәрдек. Бу аның соңгы тапкыр шалтыратуы булган... Улыбыз белән соңгы тапкыр сөйләшкәнбез...

Бер атнадан апасының туе буласы иде. «Туйга кайта алмыйм. Апа мине аңлар. Егетләрнең әле барысы да ял итеп бетермәгән, мин алардан соң кайтам», – диде. «Әти, әни! Сез әле минем белән горурланырсыз», – дип өстәде.

Ул көннәрдә әллә нәрсә булды безгә. Үзебез уртанчы кызыбызның туена җыенабыз, ә күңелдә ниндидер әйтеп булмый торган сагаю. Артык бер сүз сөйләшми, тып-тын гына юлга кузгалдык. Без бер көн алданрак килдек. Шул ук көнне Рөстәмгә Шөгернең участковые шалтырата... – Наилә ханым, сүзеннән бүленеп, иренә күз ташлый. «Мин сөйли алмыйм, син дәвам ит», – диюе бу аның.

– «Анда Ринат белән берәр хәл булган, ахрысы. Военкомның телефонын бирим. Үзең шалтырат», – ди. Шалтыраттым. Үземнең кем булуымны әйттем. «...Бекмурзин Ринат Рөстәмович сезнең улыгызмы? Кайгыгызны уртаклашам...» – дип әйтүе булды, урамга атылдым. Мизгел эчендә бар дөнья, барлык хыяллар, өметләр җимерелде. Бүредәй уладым мин шул чагында...

Әти-әнисенә әйтмәсә дә, барлык дусларына: «Әгәр бер ай элемтәгә чыкмасам, димәк, мин инде бу дөньяда юк», – дигән була Ринат. Озак та үтми, капка төпләренә бер-бер артлы таныш булмаган машиналар кайтып туктый башлый. Россиянең кайсы гына регионыннан юк! Рөстәм белән Наилә бер тапкыр да күрмәгән, белмәгән егетләр. Ринатның кабереннән әле дә чәчәкләр өзелми икән. Баштарак бу чәчәкләрне кемнәр куюын белмиләр дә. Ринатлары янына дуслары кайтып йөрүе соңыннан гына ачыклана. Улларының бу кадәр күп дуслары бардыр дип уйламаган да була алар.

...Мин аны гел төшләремдә күрәм. Шундый шат, елмая. Нәкъ тормыштагыча... Бик авыр булганда, Ринатның безгә әйткән соңгы сүзләрен искә төшерәбез: «Сез әле минем белән горурланырсыз!» – диде бит ул. Без бик горурланабыз, улым!

Язма тулысы белән: https://syuyumbike.ru

фотолар: https://syuyumbike.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев