Шөгер авылы китапханәчесе Светлана Заһретдинова әкиятләр аша балаларны ана теленә тарта
Ул туган телнең күңел түренә үтеп керүче аерым көчкә ия булуына ышана. Аның белән килешмичә калучы булмас, мөгаен.
Дөрестән дә, кая да булса чит республикага, яисә чит илгә чыксаң, көтмәгәндә үзеңнең туган телеңдә сөйләшкәннәрен ишетсәң, йөрәккә җылы кереп китә. Үзең дә сизми шул тавыш килгән якка атлый башлыйсың.
Кечкенә бала ана теленең шушындый зур көчкә ия булуын әле аңламый, әмма янәшәсендә аңа ярдәм итәргә әзер торган өлкәннәр булса, моңа ирешү катлаулы түгел. Районыбызның Шөгер балалар китапханәсе бу юнәлештә даими эш алып бара һәм берсеннән-берсе кызыклырак чаралар уздыра. Китапханәче Светлана Заһретдинова сүзләренчә, аңа Чкалов мәктәбе коллективы да, мәктәптән тыш эшләр үзәге дә бу эштә зур ярдәм күрсәтә.
“Бүгенге көндә китапханә –китап алып уку йорты гына түгел, ул әдәби – музыкаль кичәләр, төрле юнәлештә мәгълүмат бирү чаралары, бәйрәмнәр-очрашулар үткәрү үзәге. Мин үзебезнең балалар китапханәсенә балаларның күп йөрүенә сөенәм, билгеле, аларны кызыксындырырга тырышам. Әлбәттә, хәзерге балаларны тезеп утыртып, аларга китап укып кына кызыксындыра алмыйсың, төрле бәйрәмнәр уңаеннан әдәби чаралар, уеннар, бәйгеләр, бергәләшеп чәй табыны әзерләп сыйланулар, призлар – бөтенесе кирәк. Мине шатландырган тагын бер нәрсә, ул шушы балаларның әти-әниләренең дә китапханәдә үтә торган чаралар, балаларының аларда катнашуы белән кызыксынып, аларга булышып, куәтләп торулары. Еш кына алар балалары аша шул чараларга призлар да җибәрәләр, димәк, алар балаларының төрле юнәлештә белемле булулары өчен тырышалар”,- ди Светлана Владимировна.
Шушы көннәрдә алар Чкалов исемендәге мәктәп белән бергәләшеп “Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем”, дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Халыкара туган көн көне ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән, ул дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан барлыкка килгән. Бүгенге көндә галимнәр җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Безнең туган телебез - татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип кабул ителгән 14 телнең берсе.
Әдәби-музыкаль чараны мәктәпнең милли белем һәм тәрбия буенча директор урынбасары Рәмзия Хәйрова башлап җибәрде, ул балаларга илебез халыкларының төрле телләре, аларга хөрмәт белән карау, саклау турында мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп сөйләде. Аның чыгышында яңгыраган шактый нәрсәләр балалар өчен яңалык булды. Ә башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында бик матур шигырьләр өйрәнеп килгән иде. Һәрберсе сәнгатьле, матур итеп сөйләде.
“Без үзебездә яшәгән төрле милләт ешеләренең телләренә багышланган чараларны күбрәк үткәрергә тырышабыз. Балаларга һәр милләтнең, һәр телнең үз матурлыгы, яңгырашы турында, үз туган телеңне белүнең зур дәрәҗә булуын аңлатырга тырышабыз. Быел Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан зур әдәби чара үтте. Аның тормыш юлы, сугышка кадәр булган иҗаты, Моабит дәфтәрләре турында зур сөйләшү булды, күп кенә шигырьләрен мөгаллимнәр дә, балалар да презентацияләр ясап сөйләделәр. Аеруча 5 нче сыйныф укучысы Азалия Сөләйманованың “Кызыл ромашка”ны сөйләве тетрәндергеч булды. Әлеге чараны әзерләүдә татар теле һәм әдәбият укытучысы Резедә Хәертдинова аеруча көч куйды. Туган тел көне уңаеннан узган чарада да төрле телләрдәге чыгышларны катнаштырдык. Башлангыч сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр. Аннан китапханәгә йөрүче балалар белән әзерләгән “Кәҗә белән сарык” әкиятен күрсәттек. Татар телендә спектакль әзерләү авыррак билгеле, әмма балалар тырыша”,- ди Светлана Заһретдинова.
Туган тел кичәсен бизәгән тагын бер чыгыш – балалар курчак театрының “Шалкан” спектакле. Әлеге чыгыш рус телендә булды, театрның җитәкчесе Рәзинә Газизҗанова һәрберебезгә таныш әкиятне сәхнәгә интерактив тамаша рәвешендә куйды. Заманчалаштырылган, әмма элекке эчтәлеге тулысынча сакланган спектакль көтелмәгән бүләк булды.
“Үзебезнең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә курчак театры оештыру турында уй күптәннән күңелебездә йөри иде. Курчак театры бүгенге көндә бераз онытылыбрак, читтәрәк калып тора, әмма кечкенә чакта безнең өчен гаҗәеп серле нәрсә иде бит ул. Ничек инде курчаклар шулай баш-кулларын селкетеп, авызларын ачып-ябып сөйләшә ала? Бәләкәй вакытта аларны махсус кешеләр – артистлар хәрәкәткә китерүен аңламыйсың бит әле, мин үзем беренче кабат курчак театры карагач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Үзебезгә йөрүче, гомумән, авылыбыз балаларын менә шул могҗиза белән очраштырасыбыз килде”, - ди Шөгердәге мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “тере куллар” курчак театрын оештыручы һәм җитәкчесе Рәзинә Газизҗанова.
Курчак театры турында планнары белән алар “Август- Лениногорск” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Илнур Гиниятуллинга мөрәҗәгать иткәннәр.
“Ул безнең ниятебезне хуплап кына калмады, акчалата да ярдәм итте. Предприятие ярдәме белән без Мәскәүдән курчаклар сатып алып кайтарттык, балаларның ничек шатланганын күрсәгез, сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Безнең курчак театры “Театр живых рук”дип атала, үзебезчә әйтсәк, тере куллар театры. Ни өчен мондый исем дигәндә, безнең заманда курчакларны артистлар бер кулларына киеп, икенчесе белән махсус баулардан тартып уйната иде. Ә безнең курчаклар муенга асып, кулларга киеп куя торган, исем менә шуннан килеп чыкты”.- ди Рәзинә Илдусовна.
Театрның киләчәккә планнары зур, алар татар-рус телләрендә спектакльләр куярга, аларны үз авылларында, башка җирләрдә дә күрсәтергә теләкләре бар.
“Балалар гастрольләр турында хыялланып яши, тырышып әзерләнәләр, телне яхшы белү кирәген дә аңлыйлар. Ә безнең максат – үзебездә яшәгән халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, изге-матур йолаларын буыннардан-буыннарга саклау”,-ди театр җитәкчесе.
Исламия Галимова.
фотолар: Шөгер балалар китапханәсеннән


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев