Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер мәктәбе укытучысы Эльмира Гарифуллина - читкә бәхет эзләп китмәде, үз ягында тапты бәхетне

Бүгенге мәкаләм Керкәле авылында яшәүче Эльмира Исхак кызы Гарифуллина турында.

  Ул  хезмәт батыры да, зур дәрәҗәләргә ирешкән галим дә түгел. Түрәләр исемлегеннән дә тапмассыз аны. Гап-гади укытучы ул, В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе директоры урынбасары.                                  
 
  ... Юл буйлап,  салмак адымнар белән ашыкмыйча,  эштән кайтып барышым. Менә  бакыйлыкка күчкән Расимә апа  һәм Исхак  абый Ганиевлар йорты. Аларның  гомер иткән тирә-якларын “җәннәт бакчасы” белән чагыштырырсың. Хуҗалыклары  авылның искиткеч җирендә урнашкан.

Хуҗа – Исхак абый, алтын куллы кеше иде. Расимә апа тормыш иптәшенә бер-бер артлы биш кыз бала  бүләк иткән.  Күп бала тәрбияләп үстерүче бу  ата-анага халык ихтирам белән карый  бездә. Әти-әни кызларына бик яхшы тәрбия бирделәр. Һәркайсысы белем алды һәм һөнәр үзләштерде.  Гаилә бик бердәм һәм дус булды. 

 “Әткәй һәм әнкәйле, апалы-сеңелле туган йорт кадерле хатирә булып төшләремә керә”,- дип сүзен башлады Эльмира, ул Исхак абый һәм Расимә апаның  дүртенче кызы. 

-   Әни атна саен  мич тутырып ипи сала. Түгәрәк  калайларда пешкән  түгәрәк ипине ак сөлгегә  әйләндереп сала да, берсен кайнар килеш  бүлеп безгә тоттыра. Өстәлдә  яңа аерткан сөт өсте. Өйгә тәмле ипи исе тарала. Ә мин ипи кисәген алганчы, мендәргә капланган  ипиләр янында бөтереләм. Калай кырыннан ташыган кетердәп торган камырны  кимерәм. Аның тәме... Мич алдында озак кайнашканнан бите  алсуланган әнигә, аннары гәҗит тотып самовар артында утырган әтигә карыйм да –күңелем сөенеч белән тула…

Аш-су өлкәсендә безгә  остаз, үрнәк, билгеле, әни. Аның вакыты бик тыгыз , иртүк эшкә китә: колхоз, таш карьеры...Шуңа күрә безгә  бик иртә кул арасына керергә туры килде. Әни, моны болай, тегене тегеләй итәрсез, ди дә  эшенә чыгып йөгерә. Укудан кем беренче кайта, тизрәк аш куябыз. Мәктәптә укыганда ук токмач басып аш пешерә идек инде. Әтиебез без пешергән өчпочмакларны бик яратып ашый  иде. Әнкәй ризыкны әрәм итмәскә, юк кына әйбердән дә ашап туймаслык сый әзерләргә өйрәтте. Аның тәрбиясе аша кергән ризыкка хөрмәтне мин хәзер балаларымда күрәм, -дип искә алды Эльмира.

Шөгер мәктәбен тәмамлагач, ул Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Югары белемне Казан дәүләт университетының тарих факультетында ала.

Бар күңеле белән дөньяга гашыйк кеше ул Эльмира, тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, янәшәдәгеләренә дә җан җылысын бүләк итеп яши. Юкка гына авылдашы Фоат Фатыйх улы Гарифуллин аны гомерлеккә юлдаш итеп сайламый. 33  ел бергә иңне-иңгә  куеп  бу гади һәм гадәти гаилә матур гомер кичерә.  

Бәхетле гаиләдә ике  кыз – Гөлинә һәм Гөлназ дөньяга аваз салган. Балалары хакында сөйләгәндә бәхетле әнинең күзләре ялкынланып, күңелләре тагын да канатланып китә. Бүгенге көндә зур кызлары финанс университетын тәмамлап, Казанда бухгалтер булып эшләде, ә хәзергесе көндә әнисе кебек ике кыз бала үстерә,  Гөлназ исә медицина университетында белем ала. 

Гөлинә белән  Гөлназга кечкенәдән әниләре  аларда  китапка булган мәхәббәтне  уята, әкиятләр сөйләп, тылсым дөньясына алып кереп китә, әнә шулай кызыктырып сихри дөнья ишекләрен ача. Шуңа да Гөлинә дә, Гөлназ  хәзер дә буш вакыт табып, китап кибетендә еш булалар. 

Бүгенге көндә  авылдашым мәгариф өлкәсендә 35 елның утыз өч елын мәктәп директоры урынбасары булып эшли. Хезмәте белән коллегаларының, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган педагог ул.

Эльмира  Исхак кызы – иң бәхетле кеше,  бәхетле әни,  ир хатыны, ике оныкка әби, сәламәтлекләре чамалы, нарасый хәлендәге  каенана-каената өчен – ышанычлы килен.  

 

 Суфия Надыршина,  Шөгер мәктәбе укытучысы.       

фотолар: гаилә гаилә архивыннан  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев