Шөгернең хикмәтле кешесе: Анатолий Вакулюкның коллекциясендә СССР заманы машиналары, мотоцикллары
Шөгер: сихри җир бу, кешеләре үзгә, табигате бүтән.
Шөгернең бер хикмәтле кешесе белән таныштык. Коллекционер! Анатолий Вакулюк СССР заманының 7 ләп машинасын, 55 ләп мотоциклын туплаган. Ниндиләре генә юк. «Урал», «Днепр», «ИЖ-56», 349, 350, «К-125» («Ковровец»), «Восход», «ЗИМ», «Минск», «Муравейник», заказ буенча ясалган спорт мотоциклы, күргәзмә өчен эшләнгән трицикл дисеңме...
Иң борынгысы – 1937 елгы. Һәрберсенең кайда ничек җитештерелгәнен белә, күңелендә тере тарих йөртә. Боларны сатып әйбәт кенә акча да эшли алыр иде, ләкин сатмыйм, ди. Акча – бер көнлек, ә тарихи байлык гомерлек, дип, әлеге “мирас”ны ике улы, оныклары кулына тапшырырга ниятли. Хәләле Надежда белән бу мәсьәләдә бер дулкында.
– Мине озатырга да ул мотоцикл белән килгән иде. Хәзер дә урманга гөмбә җыярга мотоциклга утырып чыгып китәбез. Безнең яшьлек кенә түгел, гомер дә шушы матайлар өстендә үтте бит, дип тә шаяртам. Ачуланмыйсызмы аңа дисез, моны юк гадәткә саныйсыз. Юк, киресенчә хуплыйм. Боларның барысы да чүплектә череп ятар иде, ә алар менә монда, аллея сыман басып торалар. Моңа кадәр аларның күбесе ачык һавада, яңгыр, кар астында басып тордылар, быел гына зур гараж җиткердек тә, һәммәсен бер түбә астына керттек. Тагын кайда бар мондый хәзинә? – ди Надежда ханым.
Кемдер борынгы акчалар җыя, кемдер конвертлар, ә менә Анатолий әфәнде аларны вак-төяккә саный, техникадан да матуры юк, ди. Бабасы тимерче булган, зур гәүдәле өй эчендә иелеп йөри иде дип искә төшерә ул аны. Тимерчелек каны оныгына да күчкән.
Коллекционер шәһәр-авыллар буйлап күзәтеп йөрергә ярата. Ташландык техника күрсә, хуҗаларына кереп, ипләп кенә сөйләшә. Чүп өеме булып торганчы, алып кына китә күр диләр икән – кош тоткандай куана. Икеләнеп торсалар, әзрәк күндерергә тырышып, сатулашып та куя.
– Акча сорамасалар да, кул җиленә дип биреп китәм инде. Кайбер кеше умырып акча сорый бит әле. Юк, дим, капка төбендә череп бетәчәк ул сезнең, торсын, ә минем кулда икенче тормыш белән кабат яши башлаячак, дигәч, уйланып калалар. Мин башта янгын сүндерү хезмәтендә эшләдем, соңрак җылыту котельныйлары җитәкчесе идем, әйбәт эшләдем, ләкин гаилә акчасын бу “нәфес”емә туздырмадым. Ике улым да үзем кебек, эштән бушаган арада кайтып, янымда кайнашалар, – ди Анатолий.
Анатолий Вакулюк турында ишетеп белүчеләр, ташларга кызганып, машина-мотоциклны инде үзләре китереп бирәләр, икән. Запас частьларны үзенекен куярга тырышып, оригиналларын эзли. Акчага булса кыйммәткә төшәчәге бәхәссез, ә менә бушка таба белүе аерым тәм бирә бугай үзенә. Бүген коллекциясендә булган һәр техникасы хәрәкәттә булуы белән дә горурлана. Мотоцикллар эзләп йөргәндә нинди генә кызыклы хәлләргә юлыкмаган ул. Берсендә берәү аңа 25 ел элек базлары ишелүен, аста бабасының мотоциклы күмелеп калуын сөйләп куя.
– Ышанмадым, ялганлыйдыр, дигән идем, сүзе дөрескә чыкты. Хәлләр китсә китте, казып чыгардык – «Москва» мотоциклы! – ди әңгәмәдәшем.
Коллекциясендәге машиналарына да кызыгып туймаслык. Совет киноларыннан төшеп, бирегә тезелгәннәрмени! Китап битләреннән тере тарих алар. Иң борынгысы шулай ук 1937 елгы. Араларында Лениногорскидан Иранга барып эшләгән беренче нефтьченең машинасы да, Шөгер битум заводы директоры йөргәне дә, дин әһеленең 1950 елгы «Победа» машинасы да бар. Хәтта, хуҗа сөйләвенчә, арада Владимир Путин Самарага килгәч, аны озатып йөрүче төркемдә булган «Волга» (ГАЗ-2102) машинасын да тотып, утырып карап та була. “Мин аны бер генералдан сатып алдым, бер черек мотоцикл бәясенә”, дип елмая әңгәмәдәшем. Генерал да төшеп калганнардан түгел, сатар алдыннан башта Анатолий турында тулы мәгълүмат туплый.
– Чит ил машиналарына кызыкмыйм, чөнки аларга запас частьлар табу бик авыр. Сатып алам дисәң дә, бик кыйммәт торалар. Минем хәтерем бик яхшы. Миллион запас часть бар гаражымда, бер генә миллион булса әле! Кайда нәрсә ятканын – барысын да хәтерлим. Элек «Крайслер» (АКШ) бар иде. Бер тапкыр ватылгач, андыйлар белән эшләмәскә булдым, – ди ул.
Оныклары кайтса да шушы мирасы тирәсендә бөтерелә. Иң кызыгы, кызлар кызыксынучан, ир балалар күзендә андый ялкын күрмим, ди Анатолий абый. Гаиләдә матур бер гадәт булдырган, улы-киленнәренә, оныкларына атап, мотоцикл ясап бүләк иткән. Олы улларының – 35, кечесенең 20 яшьлегенә махсус мотоцикллар ясаган. «Харлей Дэвидсон»га охшатып ясаган әлеге мотоциклларның конструкцияләре үзгәртелгән, утырып йөрергә дә бик җайлы, дип ул. Ә хатынының 57 яше тулган көненә «Победа» машинасын җыеп, сафка бастырган.
– Бик үзенчәлекле бүләк булды ул. Оныклар да мотоциклга да, машинага да утырып йөрергә ярата, – ди Надежда.
Гөлнур Шәрәфиева
фотолар: Шәһри Казан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев