Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөяркәм кодагыем булды

Таксистлар арасында кем генә юк, рәхәтләнеп эч серләрен бүлешүчеләр дә очрый.

– Чегәннәрне сүксәләр дә, мин аларга ышанам, – дип сөйләде ул. – Шарлатаннары да бардыр инде. Миңа туры килгәне исә тормышымны әйтеп бирде. Кибет янында "Дай, красавчик, погадаю" дип бәйләнде 40-45 яшьтәге хатын. Ә миңа 20 яшь тирәсе, кызык бит. "Иртә өйләнерсең, сөяркәң булыр. Тик онытма, ул синең кодагыең булачак" димәсенме.

Бер елдан соң өйләндем. Рейслар белән күрше шәһәрләргә йөрдем, шунда юлда йөргәндә бер кыз белән таныштым. Аңа үземнең өйләнгән булуымны әйтмәдем. Хатыннан кача-поса шуның белән очраша идем. Командировкага дип чыгып китәм дә, йөреп кайтам. Улыбыз һәм кызыбыз туды. Аларның үскәнен күрмәдем дә, гел юлда бит. Күрше шәһәрдә сөяркәм көтеп тора. Өйдә – хатыным. Улыбызга 20 яшь дигәндә өйләнәм дип әйтә башлады, әнисе каршы килмик, дигәч, ризалаштым.

Никах мәҗлесенә ресторанга барсак, кода белән кодагый урынында ире белән сөяркәм утыра. Андый вакытта нишлисең инде, кердем дә утырдым. Сөяркәм белән бер-беребезгә карашып утырдык инде. Бер атна эчеп йөрдем дә, хатын янына кайтып егылдым. Сөяркәм-кодагыем белән араларны өздем. Берәр туган көн, мәҗлес була калса, качам. Командировкага китәм. Оят бар үземдә.

Хәзер читкә йөргәнем юк. Балаларга фатир алу өчен акча эшлим, ерак юлларга йөрүдән туктадым. Таксида гына җилдерәм.

Камилә, Казан 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев