Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль льготалар һәм гарантияләрдән үзегезне мәхрүм итмәгез

Физик затлар кеременә салым - һәрбер төбәкнең бюджет кереме өчен иң мөһим чыганакларның берсе. Социаль- игъдисат программаларын тормышка ашыру, финанслау өчен салым акчасының бюджетка вакытында керүе кирәк.

 Күләгәдәге хезмәт хакын легальләштерү буенча эш салым органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.

Хезмәткәрләренең хезмәт хакы- минималь хезмәт хакыннан,  эш тармагы буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк булса, эш белән тәэмин итүчегә ведомствоара комиссиягә килми калу мөмкин булмаячак.  Әлеге комиссиядә салым органнары вәкилләре генә түгел,  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, прокуратура, хезмәт буенча дәүләт инспекциясе, Россия эчке эшләр министрлыгы, бюджеттан тыш дәүләт фондлары вәкилләре дә катнаша.

Комиссиядә конвертларда  бирелүче хезмәт хакына,хезмәт килешүе төземичә түләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Комиссияләрнең эш нәтиҗәсе күренеп тора. 2021 елның 9 аенда шундый 2300 эш бирүче белән сөйләшү уздырылган, аларның 2000нән  артыгы  хезмәткәрләренә түләү күләмен арттыру  белән килешкән, хезмәткәрләр белән 10,5 мең өстәмә килешү төзелгән. Бюджетка өстәмә рәвештә физик затлар кеременә салымнан- 161 миллион сум, иминият взносларыннан - 344  миллион сум салым кергән.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе пенсия, вакытлыча сәламәтлекне югалту листы , дәвалануга, укуга, торак сатып алуга исәпләнгән салымны рәсми хезмәт хакыннан  гына алына.Үзегезне социаль ташламалардан һәм гарантияләрдән мәхрүм итмәгез -  конвертлардагы хезмәт хакы белән  килешмәгез!

Моннан тыш, «халыкның формаль булмаган мәшгульлеге», «конвертлы түләүләр» мәсьәләләре буенча 8 (843) 235-18-38 Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе телефонына яки Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-2222 Бердәм Контакт үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисыннан файдаланучылар эш бирүче тарафыннан түләнгән, исәпләнгән һәм тотып калынган салым суммасын мөстәкыйль рәвештә тикшерә алалар. Керемнәр турында мәгълүмат  бу сервисның «Керемнәр һәм  тотып калулар» битендә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев