Студентларга президент стипендиясе арта. Ничә сумга?
Владимир Путин студентларга президент стипендиясе артуы турында игълан итте.
Хәзер ул 30 мең сум тәшкил итәчәк. Хөкүмәт стипендияләре дә арта - 20 мең сумга кадәр үсәчәк.
Әлеге максатларга бюджеттан өстәмә рәвештә ел саен 2,3 млрд сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге карарлар укуда һәм фәндә зур казанышлар күрсәткән барлык юнәлешләр һәм белгечлекләр студентларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, димәк, илнең технологик суверенитетына ирешү өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
фото: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев