Су коенганда малайга җәен (сом балыгы) һөҗүм иткән
«Ярый егет аягын чыгара алган. Халык күп, моторлы көймәләр йөри, күрәсең, алар җәенне борчыган, сак булыгыз!» дип язган зыян күрүченең туганы.
Башкортостанның Мәсәгут районы Абдуллин авылы янындагы Ай елгасында җәен су коенган малайның аягыннан тотып алган. Бу хакта «Башинформ» яза.
Комментарийларда халык бу хәл турында төрле фикерләр калдырган: кайберләре җыелышып җәен тотарга бармакчы, кайберләре бүтән беркайчан да сулыкларга кермәячәкбез дип язган.
"Ватаным Татарстан" сайтыннан фото һәм мәгълүмат алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев