Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында «Әлхәмдүлләһи шөкер» язуын яңарттылар (+фотолар)

Районыбызның Сугышлы авылында яшәүче хатын-кызлары тау башында язылган «Әлхәмдүлләһи шөкер» язуын известь белән буядылар.

Сугышлы авылының авыл тормышына битараф булмаган хатын-кызлары күмәкләшеп, кулларына чиләк һәм кисточкалар алып «Әлхәмдүлләһи шөкер» дип язылган тау битенә юл тотты. Әлеге традицияне алар ел саен үти. Былтыр әлеге язманы буярга 15ләп хатын-кыз килгән булса, быел алар тагын да күбрәк — 30лап кеше җыелганнар. Араларында пенсия яшендәге апалар, укытучылар, мәктәп директоры, мәдәният йорты җитәкчесе һәм башкалар бар. Без килгәндә язманың өч хәрефе буялган иде инде. Шулай да, өлгердек. 

Әлеге язуның озынлыгы 10 метр һәм киңлеге 4 метрдан артык, ди алар. Язма турында Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә беләләр, -дип уртаклашты күбесе.

«Әлхәмдүлләһи шөкер» язуының барлыкка килү тарихы да кызыклы. «Без 8нче сыйныфта укыганда, 70нче еллар булгандыр инде, тау битендә „Ленин — сүнмәс кояш“ исемле язу тора иде. Коммунистлар чоры булганга күрә шулай язган булганнардыр. Еллар үтә торды, 2000нче еллар җитте. Шул елларда Сугышлы авылына Бөгелмә шәһәреннән бер мулла килә һәм ул халыкка язуны дингә кагылышлы итеп үзгәртергә, әлеге язу урынына „Әлхәмдүлилләһи“ дип язу идеясен җиткерә. Авыл халкына бу идея ошый һәм алар аны үзгәртә. Берничә ел узгач, „Әлхәмдүлилләһи“ сүзе янына „шөкер“ дигән сүз дә килеп кушыла. Ничек алай?, — дип сорарсыз. Шул безнең авылга килгән мулланың оныгы: „Казан шәһәрендә урнашкан югары уку йортына керә алсам, „шөкер“ дигән сүзен дә яздырачакмын“, — дигән булган. Үз сүзендә торган да. Менә, үзегез күрәсез, ничек матур, зур, бөтен тирә-якка күренеп тора ул», дип уртаклашты Резедә Калимуллина. 

Резедә Кәлимуллина гомере буе Сугышлы авылында яшәгән, эшләгән. «Күңелем гел 18дә булса да, үземә 65 яшь инде», дип шаяртты ул. Үзенең авыл белән горурлануын да яшерми, аның матур таулары, киң болыннары, яшеллеге килгән һәркемнең күңелен җәлеп итүен дә сөйләде. 

Шулай ук, язмабыз Сугышлы һәм Юлтимер авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова турында булмаса да, аның турында әйтмичә булдыра алмадык. «Әлхәмдүлләһи шөкер» язуын буяу эше тәмамлангач, авыл хатын-кызлары аның турында: «Ул инициативаны үз кулына алмаса, хатын-кызларны җыеп сөйләшмәсә, әлеге изге гамәл эшләнер идеме икән? Әле ничә ел гына эшләсә дә, инде күпме эш эшләнгән, башкарылган. Алда тагын башкарыласы эшләр дә шактый», диеште алар. 

Альбина Зиатдинова үзе дә авыл халкы турында бик яхшы фикердә. "Әлеге эшне башкарырга ниятләремне җиткергәч тә, авыл хатын-кызларының каршы килмәве, теләп ярдәмгә килүләре, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә булулары авылның яшәячәгенә өмет барлыгын аңлату түгелме соң бу? Мин алар белән горурланам. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә яшәргә, эшләргә, бер-беребезне аңлашып яшәргә язсын«,- ди ул. 

Сугышлы авылының тау битендәге «Әлхәмдүлләһи шөкер» язуы яңартылгач, аларның барчасы да мәктәп каршында урнашкан тау битенә юл тотты. Анда да «Мәктәп — белем ачкычы» дигән язуны агартып буяп куйдылар. Хәзер ике язма да әллә каян карасаң да күренеп тора. "Быелгы ниятебез чынга ашты, икенче елга тагын да күбрәк кеше җыелыйк. Бәлешләр пешереп, чәй табыны әзерләргә дә ниятлик",- дип өйләренә таралышты алар. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев