«Сыерым бозауласын инде…»
Авыл кешесенең мал-туары, бакча-җир эшләренә бәйле хикмәтләрен бергә тупласаң, шактый гына күләмле мәзәкләр җыелмасы барлыкка килер иде шул
Күптән түгел авыл кешесенең психологиясен ача торган ике сөйләшүнең шаһиты булдым.
Алтмышны үтсә дә, әле тормыш көткән, яңа кануннар буенча пенсиягә чыкса да, әле җае килгәндә «шабаш»тан туктамаган ир-егет сүз арасында гына сөйләде моны:
— Дустым шушы көннәрдә шифаханәгә ял итәргә китә. Күптән күрешкән юк иде. «Әйдә инде, атна-ун көнгә генә син дә кил, бергәләп ял итик, яшьлек елларын искә төшерербез. Тагын кайчан шундый җай чыга?!» — дип, мине дә чакыра... Ничек итеп бакча чорында ял итәргә китим инде? Башка урында яумаганда да яңгырлар койды, җирләр юеш. Эшкәртелмәгән. Бернәрсә утыртылмаган... Шулай дигән идем, ул аптырый. «Бакчаң урыныннан чыгып китмәс әле, өч кенә көнгә булса да кил инде. Аралар ерак дип, сиңа якынрак шифаханәне сайладым бит», — ди...
Аңа җавап итеп: «Ник, бар, син кайтканчы җирең дә өлгерер, аннан кайткач эшләрсең», — дигән идем. Белмим, барып җитә алмагандыр... Ярый әле: «Үзең нишләр идең?» — дип сорамады. Минем җавап та шул чама булыр иде...
Ә беркөнне күршем сөйли:
— Кызым: «Әни, быел августта бозаулыйсы сыер юкмы ул безнең?» — дип сорады. «Нигә шулай дип сорыйсың?» — дисәм, «Августта безнең туй бит, син тагы, сыер бозаулыйсы бар дип, туйга да килми калырсың», — дип көлдерде... Әле үткән ел гына, сыеры бозаулаганны көтеп, операциясен кичектергән әнисен әйбәт белә шул күрше кызы...
Авыл кешесенең мал-туары, бакча-җир эшләренә бәйле хикмәтләрен бергә тупласаң, шактый гына күләмле мәзәкләр җыелмасы барлыкка килер иде шул. Һәм әле алар көн саен яңарып, өстәлеп торыр иде.
Район редакциясендә эшләгәндә — үткән гасыр азагында табиблар белән берәр авыру яки проблема турында сөйләшә башласаң, алар авыл кешесенең үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтенә аптырап сөйлиләр иде: «Никадәр каты авырса да, аларны хастаханәгә яткырып булмый, әле бакча, әле сыер, дип кайтып китәләр».
Утыз-кырык еллап вакыт үткән. Авыл кешесенең психологиясе үзгәрдеме? Миңа калса, юк. Дөрес, арада инде үзләренә игътибар итеп, даими массаж-хиҗама алучылар, район үзәгендәге бассейнга йөрүчеләр, кичләрен урамнарда скандинав таяклары белән йөрүчеләр, чаңгы-велосипедны үз итүчеләр, авыллардагы медпунктларга йөреп, елга берничә тапкыр дәва алучылар, кышкы чорда фәләнчә көнгә генә шифаханәгә барырга тырышучылар да бар. Гадәттә соңгылары арасында күп итеп мал-туар асраган кешеләр сирәк. Мал-туар кешене нигезгә бәйләп, арканлап куя. Бик сирәк кешеләр генә аларны, йорт-җирен кемгәдер (якын кешесенә) калдырып, кая да булса бара. Гадәттә андый хәлләр ничарадан бичара, кичектергесез очракларда гына була.
Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек бездән 3–4 чакрым гына ераклыкта булган, гел аралашып яшәгән күрше авылдан 50–55 яшьләрдәге ирле-хатынлы гаилә җәй уртасында ял йортына барып кайткан иде. Ике авыл бергә күпме гаҗәпләнеп сөйләдек: «Ничек инде, җәй уртасында, эшнең кайнап торган чагында?!» Дөрес, хәзер инде даими эше булган яшьләр, ялгыз калган өлкәннәрнең күбесе эре малларын бетерә. Ничек тә җиңелрәк яшәргә омтыла. Әллә кайларга ял итәргә бармаса да, үзе теләгәнчә, җиргә артык «бәйләнмичә» яшәргә тырыша. Кемнәргәдер бу да ошамый, авылда яшәп, мал-туар асрамаган, бакча тутырып бәрәңге-печән үстермәгәннәрне аңламыйлар, ялкаулыкта гаеплиләр.
Гөлсинә Хәбибуллина
https://baltaci.ru/news/torlese/syerym-bozaulasyn-inde
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев