Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаровның иҗат кичәсе: “Халыкка кирәкле булып яшәү – зур бәхет”

Узган атнада шәһәребезнең Мәдәният сарае язучылар, шагыйрьләр, иҗат әһелләре белән гөж килеп торды.

Сәбәбе дә бар: төбәгебезнең танылган шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаровка 70 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе үтте.

3 сәгатькә якын барган иҗат кичәсе бер сулышта узып китте. Котлаучылар бик күп булды, әлбәттә, җыр-моңнан башка да узмады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова район башлыгы исеменнән котлау җиткерде, Мәгариф идарәсе җитәкчелегеннән урынбасары Лиана Волдавина котлады.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин Язучылар берлегеннән котлау хатын тапшырды. Казаннан танылган шагыйрь Рифат Сәлахның килүен Таһир абый: “Минем өчен зур дәрәҗә”, - диде. Якташыбыз Әнвәр Шәрипов: “Безнең якны кем данлар иде, әгәр Таһир булмаса”, - диде.

Таһир Шәмсуаровның авылны данлап шигырьләр язуын аның иҗатын күзәтеп баручылар белә. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе, язучы Рәфкать Шаһиев кичәдә моңа ишарәләп: “Авылдан киткән шагыйрьләр сагындым сине, авылым, дип шигырьләр иҗат итәләр. Ә Таһир көн дә шушы авылны, көн дә шушы малларны күреп тә, авылым минем дип матур итеп яза белә”, - диде.

“Рухият” фондыннан Рәхмәт хаты тапшырды. Ә Әлмәт язучылар исеменнән тугра тапшырды. Аның белән якташыбыз, “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева һәм шагыйрә Минзифа Әхмәтшина килгән иде.

“Иҗаттагы сүзегез белән тормыштагы эшләрегез тәңгәл килүен хөрмәт итәм. Лениногорск, Шөгер яклары дигәндә, без һәрвакыт Таһир абыйны күз алдына китерәбез”, - диде яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина.

Таһир абыйның иҗаты Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе белән бәйләнгән. Ул үзенең остазлары итеп Разим Вәлиуллинны, Әсрар Гали, Җәмит Рәхимов, Шамил Бикчуринны атый. Яшьлегендә әлеге берләшмәгә кыюсыз гын килеп керсә, бүген инде шигъри каләмен чарлаган, берләшмәне җитәкләүче үзе. “Чишмәлеләр” күбәү булып, аны котларга чыкты. Һәрберсе шигырь иҗат иткән. Шулай ук Таһир Шәмсуаров сүзләренә язылган җырны да ишеттерделәр. “Син мине бөтенләй оныттың” шигыренә Мансур Хәсәнов көй язган. Әлеге җырны дуэт итеп, шагыйрә, композитор Гөләндәм Кәбирова һәм Мансур Хәсәнов башкарды.

Берләшмә җитәкчесе берләшмәдәге һәрберсен хөрмәт итә, ул берничә каләмдәшенә муниципалитет исеменнән Рәхмәт хаты тапшыруны да кайгырткан.

Киләчәктә “Чишмә” берләшмәсенең дәвамын тәшкил итәчәк 11нче гимназиянең “Чишмәкәй” иҗат түгәрәгенә йөрүче малай һәм кызларның Таһир абыйның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Авыл башлыклары: Мөэмин-Каратай, Яңа Иштирәк Урдалы авылларыннан да җылы котлаулар булды.

Розалия Мостафина.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укый аласыз.

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев