Татарстан балалар өчен аерым зоналы һәм буфетлы электричка сатып ала
2026 елда Татарстанга югары комфортлы яңа алты вагонлы поезд килер дип көтелә.
Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, заманча составлар алу турында сөйләшүләр алып барыла. 2026 елда ук барлыкка киләчәк яңа поезд берничә уңайлыклар белән җиһазландырылачак: анда балалар өчен махсус зона, шулай ук буфет һәм бар каралган. Составның әлегә нинди маршрутта (Түбән Новгород яки Удмуртия юнәлешендә) җәлеп ителәчәге турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев