Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан эшмәкәрләре илкүләм проект ярдәмендә экспорт географиясен киңәйтә алачак

Татарстан эшмәкәрләре «Экспорт форсажы» акселерация программасында катнаша ала. Бу программа кече һәм урта бизнес субъектларына халыкара базарларга чыгарга һәм бүгенге көндә экспортка сатучыларның да эшчәнлеген ныгытырга ярдәм итә.

Татарстанда Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды генераль директор урынбасары, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова әлеге программаның эшмәкәрләрне экспортка эшләргә өйрәтү өчен бик файдалы булуын искәртте. «Ул эшмәкәрләргә тышкы икътисади проектның структурасын төзергә – базарларны сайларга, отышлы логистиканы исәпләргә, югалтуларны һәм чыгымнарны киметергә булыша», – дип аңлатты үзәк җитәкчесе.

Укытулар Экспортка ярдәм итү үзәгендә Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе остазлары белән берлектә алып барылачак.

Программада катнашу бушлай, әмма урыннар чикле. Анда катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлергә кирәк. Гаризалар 2023 елның 19 маена кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7(843)222-90-60 телефоны аша белешергә була.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

"Татар-информ" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев