Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан ипотека һәм өлешле төзелеш буенча РФ төбәкләре унлыгына керде

Татарстанда 2025 елда торак күчемсез милек базарында төрле юнәлештәге тенденцияләр теркәлгән: икенчел базарда килешүләр саны 13,4% ка кимегән, беренчел базарда – 14,3% ка арткан.

Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова хәбәр итте.

2025 елның гыйнварыннан декабренә кадәр республикада күчемсез милек белән якынча 162,6 мең килешү төзелгән. 2024 елда бу күрсәткеч якынча 188 мең тәшкил иткән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча сату-алу килешүләре буенча фатирларга теркәлгән хокуклар саны 58 меңгә якын тәшкил иткән, бер ел элек алар 62,5 мең булган. Кимү якынча 7% тәшкил иткән.

2025 елда ипотеканы теркәү сизелерлек кимегән. Ипотека килешүләренең гомуми саны 105,4 меңнән 70,1 меңгә кадәр кимегән – 33% ка. Кредит акчалары катнашында ипотека 39,5 меңнән 32 меңгә, ягъни 18% ка кимегән.

Борһанова билгеләп үткәнчә, базар күрсәткечләренә югары төп ставка йогынты ясаган. Шул ук вакытта республикада электрон ипотека килешүләренең 98% ка якыны Документлар тапшырылганнан соң бер тәүлек эчендә теркәлә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев