Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә
Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.
Россия Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 ноябренә Татарстанда 271 925 граждан «Пушкин картасы»н «Дәүләт хезмәтләре Мәдәният» мобиль хезмәтендә рәсмиләштергән. Бу – республика территориясендә теркәлгән 14-22 яшьләрдәге балалар һәм яшьләрнең 76,8 проценты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев