Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Социаль фонды: Махсус операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга исәпләнә

Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә күләмдә стажга кертелә, пенсия коэффициентлары кебек үк - бер ел хезмәт итү өчен 3,6. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«<...> бу чор озын стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясен билгеләгәндә дә исәпкә алыначак, ул вакытта картлык буенча иминият пенсиясенә хокук гомуми нигезләрдә пенсия яшеннән ике елга алданрак барлыкка килергә мөмкин, әмма ирләргә 60 яшьтән һәм хатын-кызларга 55 яшьтән иртәрәк түгел. Дөрес, искәрмә бар. Ул иреклеләр берләшмәләрендә булган вакытта зыян күргән яки авыру нәтиҗәсендә инвалид булганнарга каралган. Инвалидлык алган үз теләге белән махсус хәрби операциягә китүчеләргә дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», - диде ул.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев