Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы «Урманны саклыйк» акциясенә кушылырга чакыра

Агымдагы елның 9 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак.

 

Казан тирәсендә акция дүрт мәйданчыкта узачак: Лаеш районының Тарлаш авылы янында (участокның координаталары – 55.568590, 49.142142), Питрәч районының Иске Шигали авылы (55.815919, 49.528751), Казан шәһәренең Кульсеет т/м (55.912385, 49.29715) һәм Биектау районының Ивановка авылы янында (55.956983, 49.325805). Акция 10:00 сәгатьтә башлана. Перчаткалар, көрәкләр һәм үсентеләр шунда биреләчәк.

Татарстан районнарында утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә мөмкин. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә-урманчылыклар министрлык сайтында күрсәтелгән.

Узган ел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасында 310 га мәйданда 1,2 млн. данә агач утыртылды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү. 10 ел эчендә Татарстанда акцияләр кысаларында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман  утыртылды, 25 млн.данә утырту материалы файдаланылды, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып китте.

https://minleshoz.tatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев