Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эт-мәче асрауга һәм аларны урамда йөртүгә карата өстәмә таләпләр кертергә мөмкиннәр

Татарстанда эт-мәче асрауга һәм аларны урамда йөртүгә карата өстәмә таләпләр кертергә җыеналар. Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе бу җәһәттән тиешле карар проекты әзерләгән. Документ Хөкүмәт порталында басылып чыккан.

Таләпләр буенча, берничә гаиләне үзенә сыендырган коммуналь фатирда яки торакта йорт хайванын барлык милекчеләрнең язмача ризалыгы белән генә асрарга мөмкин. Этне бары тик койма белән тотып алынган урында – ишегалды яки бакчада гына бәйсез йөртү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта ишеккә, эт барлыгын кисәтеп, тиешле язу урнаштырырга кирәк булачак.

Маэмайны урамда йөртүгә килгәндә, берничә яңа кагыйдә кертелә. Әйтик, аны «һава сулау» урынына муенчак белән, борынчык кидертеп алып килергә кирәк. Әмма кагыйдәдән чыгармалар да бар. Мәсәлән, кәрлә токымлы этне, 3 айга кадәрге көчекне урамга күтәреп яки кәрҗингә утыртып алып чыккан очракта, муенчак та, борынчык та кирәкми.

Исерекләргә урамда эт белән йөрү тыела. 14 яшькә җитмәгән балалар да аларны (3 яшькә кадәрге көчек һәм кәрлә токымлы этләрдән тыш) үзләре генә урамда йөртә алмый.

https://vatantat.ru/2023/01/102264/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев