Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, янгынга каршы режим озайтылды

27 апрельдән 2 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычы югары булып кала.

 

Республиканың аерым районнарында 29 апрельдә урманнарда янгын чыгу куркынычы гадәттән тыш зур булуы билгеләнә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә һава торышы начар булганда иминлек чаралары турында искә төшерәләр:

кырларда һәм болыннарда коры үләннәрне яндырмагыз – коры үлән очкыны бик куркыныч;
коры урманнарда яки торфлы урыннарда учак якмагыз. Беренчедән, якканда учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Ут кабызганчы, учак урынын һәм аның тирәсеннән бер метр радиустагы урынны кырып чистартыгыз;
сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке төпчеге ташламагыз, урманда төрле пиротехник әйберләр кулланмагыз;

урманга машиналарда һәм аеруча мотоциклларда кермәгез. Техника эшләгәндә очкыннары янгын чыгарырга мөмкин, бигрәк тә коры урманда.

Әгәр дә сез яңа гына яна башлаган урынны яки ут капкан үләнне күрсәгез, баштан янгынны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Әгәр янгын көчлерәк булса, көчәйсә, бәлагә тарымас өчен, вакытында ераккарак китәргә кирәк.

Ашыгыч хезмәтләрнең 112 яки 01 (МЧС) бердәм чакыру номерына шалтырату оптималь вариант булачак.

Исегезгә төшерәбез, 10 апрельдән 17 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Янгын куркынычы булган чорда республика халкына чүп-чарны һәм коры үләнне яндырырга, шулай ук ризыкны учакларда яки мангалларда әзерләргә ярамый. Моннан тыш, 1-3 куркыныч класслы пиротехник әйберләр куллану тыела.

 https://tatar-inform.tatar

 

\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев