Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафоны була

15 июльдә «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза.

Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Телемарафонда дистәләгән кунак көтелә: алар татарстанлыларга килешү буенча хезмәт итү һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәк. Тулырак «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» телеканалларында карап белеп була.

Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Мамадыштан, Лениногорскидан һәм Яшел Үзәннән турыдан-туры кушылулар көтелә. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтелә. Бу телемарафонда Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Михаил Бурмистров та катнашачак.

Трансляцияне тыңлап та булачак. Моның өчен телемарафон узачак көнне «Болгар радиосына» кушылырга кирәк. Трансляцияне телевизордан гына түгел, «ТНВ»ның «ВКонтакте» төркемендә һәм TNV.RU сайтында да карап була.

Хәзер потенциаль хәрби хезмәткәрләр өчен контракт хезмәтенә бару өчен тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, хәрбиләргә ай саен 210 меңнән башлап акча түләнә. Арттырылган түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев