Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда социаль контракт нигезендә дәүләттән ярдәм алып булуы турында искәрттеләр

Социаль контракт – авыр тормыш шартларында калган кешеләргә адреслы ярдәм.

Ул гаиләгә яки ялгыз кешегә авырлыкларны җиңәргә булыша торган тулы бер чаралар комплексын үз эченә ала. Аның бурычы – кешене яшәрлек акча белән тәэмин итү генә түгел, ә даими керем ала башларлык гамәлләргә этәрү.

Социаль контракт ярдәмендә эш табарга, үз эшеңне ачарга, шәхси хуҗалыкны үстерергә, тормышта юлыккан авыр хәлне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирелә.

Гражданин яки гаилә эш эзләү өчен социаль контракттан файдалана ала. Бу очракта социаль яклау органы белән контракт төзегән көнне һәм аннан соң тагын әле эшкә урнашкан көннән беренче 3 ай дәвамында яшәү минимумы күләмендә түләүләр тәкъдим ителә. Шулай ук үз эшеңне ачу өчен дә социаль контракт төзеп була: аның буенча бер тапкыр 350 мең сумга кадәр түләү каралган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү максатында төзелгән социаль контракт буенча бер тапкыр 200 мең сумга кадәр түләнә.

Социаль контрактка дәгъва итү өчен бизнес-план төзергә «Минем бизнес» үзәгендә «Эшмәкәр әлифбасы» онлайн дәресләрендә бушлай өйрәтәләр. «Эшмәкәр әлифбасы»на МСП.РФ цифрлы платформасында теркәлеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев