Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда түбәләрдән кар төшү сәбәпле газүткәргечләргә зыян килү очраклары ешайган

Һава шартларына бәйле рәвештә, шәхси һәм күпфатирлы йортларның түбәләреннән кар төшү аркасында газүткәргечләрнең зарарлану очраклары ешайды.

Бу хакта «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»

Газчылар милекчеләрне һәм идарәче компанияләрне уяу булырга һәм вакытында түбәләрне чистартырга чакыра.

Әгәр дә сез газ исен сизсәгез, шундук бинадан чыгарга һәм авария хезмәтенә 04, 104 (мобильдән) яки 112 номерлары буенча шалтыратырга кирәк.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев