Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төбәгебез шәхесе

Шушы көннәрдә Зәй-Каратай мәктәбендә әдәбият тарихы галиме, педагог, шагыйрь Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов белән очрашу узды. Анда шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбият укытучылары, "Чишмә" әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, баянчы һәм җырчы Каюм Шәрәф килгән иде. Очрашуның мәктәптәге "Сугышчан һәм хезмәт даны" музеенда башлануы юкка...

Шушы көннәрдә Зәй-Каратай мәктәбендә әдәбият тарихы галиме, педагог, шагыйрь Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов белән очрашу узды. Анда шәһәр һәм районның татар теле һәм әдәбият укытучылары, "Чишмә" әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, баянчы һәм җырчы Каюм Шәрәф килгән иде.


Очрашуның мәктәптәге "Сугышчан һәм хезмәт даны" музеенда башлануы юкка түгел. Музейны оештыруда һәм анда тәрбия эшләрен алып баруны башлап җибәрүчеләрнең берсе - Әнвәр абыйның классташы һәм туганы, ветеран-укытучы Сылу апа Насыйбуллина булды. Анда авылыбыздан чыккан бик күп күренекле, атаклы шәхесләргә, шул уңайдан Әнвәр абый Шәриповка да багышланган бүлекләр булдырылган.

Бүгенге көндә музей җитәкчесе, татар теле һәм әдәбият укытучысы Асия Галиуллина, килгән кунакларны авылыбызның бай тарихы, уңган халкы, батыр егетләре һәм зыялы затлары турындагы материаллар белән таныштырды. Галим, педагог Әнвәр Шәриповка багышланган китап күргәзмәсе, Чаллы каласында булган очрашу мизгелләреннән алып кайткан фотосурәтләрне дә карарга мөмкин иде монда.

Очрашу актлар залында дәвам итте. Габдерәхим Утыз Имәнинең "Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә, баш ияләр һәрвакыт белемлегә", дигән канатлы сүзләре белән мәктәп директоры Гүзәлия Гыймадиева чыгышын башлады. Укытучылар коллективы кунакларны сәламләгәннән соң, Әнвәр абыйның шигырьләрен уку, күңелдәге барлык хисләрне уятты. Чаллыдагы "Күңел" радиосына биргән әңгәмәне Әнвәр абый күчтәнәч итеп алып кайткан иде. Очрашу авторның иҗат иткән шигырьләре, җырлары һәм аларга ясалган презентация белән үрелеп барды. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Тәслимә апа Шәрипова "Әниемә" җырын башкарды. Бу җырны тыңлаганда, барыбыз да иң изге затлар - әниләрне уйлап, искә төшереп, күзләргә яшьләр килеп тыңлап утырдык. Музыка укытучысы Венера Фәткулова «Зәй-Каратай» җырын башкарып, тамашачылар күңелендә үз урынын тапты. Әнвәр абыйның шигырьләренә язылган җырларны Каюм Шәрәф һәм Таһир Шәмсуаров күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды. Укытучылар коллективы һәм килгән кунаклар авылыбызның яңа үсеп килүче талантларын күреп, куанып утырдылар. Ветеран-укытучы Сылу апа Насыйбуллина, авылыбызның баянчысы Җәүдәт абый Хәлимов һәм сәхнә ветераны, җырчы Тәслимә апа Шәрипова бу кичәдә ямь өстенә ямь биреп торды.

Очрашуның йомгаклау өлешендә, әдәбият тарихы галиме буларак, Әнвәр Шәрипов лекция укып, «Борынгы татар әдәбиятын укыту аспектлары"на багышланган кайбер мәсьәләләргә тукталып китте. Укытучыларга бүгенге көндә борынгы әдәбият укытуга карата киңәшләрен бирде, мәктәп музеена, китапханәгә үзенең китапларын бүләк итте. Шулай ук Рәсим Хәбибулла да бүләккә китапларын алып килгән иде. Очрашу истәлеге мизгелләрен фотога төшергәч , әңгәмәне чәй табынында дәвам иттек.

Килгән кунаклар бик уңай тәэсирләр алып, яңа очрашулар көтеп, кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев