Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

“Театр дип, үз уйларымнан үзем куркып хыялландым”

Мөгаллимә Сәмигуллинаның балачак хыялы бик күп еллардан соң тормышка ашкан.

Гөл-чәчәкләр арасында туып-үскән бала мәдәният-сәнгатьтән читтә кала аламы? Мөгаллимә ханым әти-әнисе гаиләсендә, абыйсы һәм берсеннән-берсе ягымлы, чибәр дүрт кыз туганы арасында – гөлләр арасында сыман үскән. Шундый бала киләчәктә сәнгать кешесе булмый, кем булсын.

 Бөтен нәрсә гаиләдән башлана, диләр бит. Шуңа күрәдер инде, алар барысы дөнья матурлыгын, туганлык кадерен тоеп, туган авыллары Югары Эстәрлененең саф чишмә суларын эчеп, иҗатка тартылып үскәннәр. Бүгенге көндә Мөгаллимә Сәмигуллина Лениногорск халкын ел саен яңа иҗат җимеше белән сөендерүче, күренекле якташыбыз Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артисты. Сәхнәдә ул тудырган образлар тамашачы күңелендә, бик озак саклана торган, уңай хисләр калдыра.

Тамашачылар хозурына тәкъдим итү өчен яңа әсәр сайлаганда халык театрының алыштыргысыз җитәкчесе һәм режиссеры Мәдинә ханым Сафиуллина да, сәхнәдәшләре дә, изге күңелле, ярдәмчел геройларда гел Мөгаллимә ханымны күрәләр.
“Миңа һәрвакыт уңай персонажларны уйнарга туры килә. Шуңа күрә үземне тискәре рольләрне башкаручы буларак күз алдыма китерә алмыйм. Быел гына сәхнәгә куйган “Өзелгән өмет” пьесасында мин Хәят ролен башкардым. Ул спектакльнең төп геройлары булган карт белән карчыкның күршеләре. Гомере буе алар янәшәсендә яшәп, ике карт кешегә үз балаларыннан күрә алмаган игелекне күрсәтә. Мәрхәмәтле, сабыр, ярдәмчел кеше. Әсәрне беренче кабат укыганда ук, иҗатташларым, Хәят – нәкъ син башкара торган роль, диделәр. Читтән караганда әйбәтрәк күренә бит, мин аларга ышандым инде”, - ди Мөгаллимә ханым.
Шәһәребездәге халык театры артистларының һәркайсын уч төбендә генә кадерләп йөртерлек. Шушы талантлы төркемгә монннан берничә ел элек Мөгаллимә Сәмигуллина да килеп кушылган һәм чагыштырмача аз гына вакыт эчендә тамашачы күңеленә үтеп керә алган.

“Минем беренче ролем “Бирнәле кыз” спектаклендә булды. Бу коллективка бик шатланып барып кердем. Театр труппасы да мине үз итеп кабул итте. Мәдинә апа Сафиуллина һәрвакыт ярдәм итеп, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга, нинди хәрәкәтләр ясарга, гомумән, бөтен нечкәлекләргә өйрәтте. Коллегаларым Рафис Сөләйманов, Флера Тахауова һәм башкалар да  инде тамашачыга күптәннән таныш, аларның мәхәббәтен яулап алган артистлар. Алар да миңа бик булыша”,- ди Мөгаллимә ханым.
Туганлык җепләре нык булсын
Мөгаллимә Миңнегәрәй кызы Сәмигуллина күрше Азнакай районы Югары Эстәрле авылында туып-үскән. Әтисе Миңнегәрәй һәм әнисе Газыймә авылның  булдыклы, игелекле, хөрмәтле кешеләре булганнар. Миңнегәрәй агай 1912 нче елгы, үз гомеренә туры килгән барлык сугышларда да катнашкан. Бөек Ватан сугышын башыннан алып, азагына кадәр кичкән, исән-имин килеш туган Эстәрлесенә әйләнеп кайтырга насыйп булган. Авылның сылу-чибәр кызы Газыймә белән гаилә корып, алты бала тәрбияләп үстергәннәр.

“Әти белән әни гап-гади колхозчылар иде. Әти гомере буе тракторчы булып эшләде. Әниебез күмәк хуҗалык эшләренең барсын да башкарды. Әни бик ишле гаиләдә, зур кыенлыклар кичереп үскән. Эшнең ниндиеннән дә борын чөерми, тырышып, булдырам дип эшли иде.  Безне дә шулай эштән тәм табып, җитенә җиткереп эшләргә өйрәттеләр. Мин гаиләдә төпчек бала булып, абыем һәм дүрт апамның изге туганлык хисләрен тоеп үстем. Әти-әни ягыннан туганнарыбыз бик күп, без берсен дә онытмыйбыз. Апаларым белән дә, башка туганнарыбыз белән дә аралашып яшибез. Әле бергәләшеп нәсел агачыбызны –шәҗәрәбезне дә төзедек. Безгә кадәр яшәгән нәсел-нәсабебезне өйрәнү, үткәннәр белән бәйләнештә тору, бер яктан -хөрмәт булса, икенче яктан -буыннар бәйләнешен саклау ул. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Мәдәният-сәнгать, гореф-гадәт һәм милли йолаларыбыз, телебезне саклап калу шул бәйләнешнең өзелгесез булуыннан тора”,- дип сөйли Мөгаллимә ханым.

Туган авылы Югары Эстәрледә  мәктәпне тәмамлагач, Мөгаллимә Казанга бухгалтер һөнәренә укырга китә.
“Минем бала чагымнан бик зур хыялым бар иде. Мин театр сәнгате белән бик кызыксындым. Хәтта хыялымда шул юнәлештәге уку йортын тәмамлап, зур сәхнәләрдә уйнаучы артист итеп күз алдыма китерә идем үземне. Әмма колхозчы гаиләседә үскән гап-гади кеше булганга, бу хыялым турында әти-әнигә, яки туганнарга әйтү түгел, үз уйларымнан  үзем ояла идем. Ул бары тик хыял булып кына күңел түрендә яшеренеп яшәде”,- ди Мөгаллимә ханым.

Яшь белгечләр булсак та, сынатмадык


Казанда укыганда ул булачак тормыш иптәше Илмир Сәмигуллинны очрата. Илмир Казан ветеренария институтында укый торган була. Укуларын төгәлләп, кулларына дипломнар алгач, алар яшь гаилә булып институт биргән юллама буенча Минзәлә районына эшкә кайтып төшәләр. Ул заманнарда уку йорты юллламасы буенча билгеләнгән эш урынында өч ел эшләү мәҗбүри булган. Илмир –зоотехник, Мөгаллимә-бухгалтер булып, зур тырышлык белән эшләгәннәр. Яшь авыл хуҗалыгы белгече Илмир Сәмигуллинны югары урыннарда эшләүче итәкчеләр дә күреп алган. Минзәлә районында өч ел эшләүгә, аны Лениногорск районы Зеленая Роща созхозына директор итеп куйганнар.
“Ул вакытта Зеленая Роща “Лениногорскнефть” идарәсенең ярдәмчел хуҗалыгы иде. “Татнефть “ җәмгыяте генераль директоры Әкьлим Мөхәммәҗанов Илмирны шушы җаваплы, катлаулы эшкә үзе билгеләде. Зеленая Роща совхозы нефтьчеләр ярдәме белән бик нык күтәрелде. Биредә дуңгыз, сыр фермалары үсеп чыкты, игенчелек тә алга китте. Авылга бик күп төрле һөнәр буенча яшь белгечләр кайтты. Безнең сыман институт юлламасы буенча килгән булганнардыр дип уйлыйм. Әмма юллама буенча дигәч тә, ул “миннән киткәнче, иясенә җиткәнче” дип, өч ел вакыт узсын өчен генә эшләү түгел иде. Мин гомумән ул заманнарда алай эшләүче кешеләрне белмим. Яшь белгечләр үзләренең һөнәри осталыгын җигеп, эшләренең нәтиҗәсе бик яхшы булсын иде, дигән теләк белән эшли иде. Белгечләр өчен тораклар да төзелде. Мин үзем “Лениногорскнефть” идарәсенә бухгалтер булып урнаштым һәм гомерем буе шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым”.
Әмма яшьләр җиң сызганып эшкә керешсә дә, гаилә тормышы һәм сәнгать өчен вакыт тапкан. Лениногорск шәһәре һәм районының барлык хезмәт коллективларында үзешчән сәнгатьтә катнашучы кешеләр бик күп иде. Ул гына да түгел, кышкы яки көзге бер чорда, мәдәният йортлары аларның үзешчән сәнгать бәйгеләреннән гөрләп торды. Шул бәйгеләрдә, соңрак шәһәр һәм районга гына түгел, республикага танылган талантларның исемен ачыкланды. Мөгаллимә ханым һәм аның тормыш иптәше бу мәдәният-сәнгать чараларыннан читтә калмый билгеле. Бераздан Мөгаллимә Сәмигуллина үзе эшләгән коллективта, шундый ук җыр-музыкага гашыйк Гөлфәния Камалова оештырган “Чишмә” ансамбленә йөри башлый.
“Безнең вокал төркеме бүгенге көндә дә эшләп килә. Бәйрәмнәр уңаеннан, төрле мәдәни чараларда бик яратып чыгыш ясыйбыз. Безне һәрвакыт чакырып торалар, ә без чакырган җирдән калмыйбыз. Коллективыбызда дүрт хатын-кыз, ике ир кеше бар. Милли матур күлмәкләребезне киеп, халкыбызның моңлы көйләрен халыкка ишеттерү-үзебез өчен дә зур бәхет”,- ди Мөгаллимә Сәмигуллина.

Җыр дәвам итә
Тормыш иптәше Илмир белән алар ике ул үстергәннәр, утыз ел бергә гомер кичергәннәр.
“Ул бик булдыклы, тырыш кеше иде. Улларыбыз өчен үрнәк, миңа да зур терәк иде. Безнең өчен йорт салды, тирә-ягына агач-куаклар утыртты. Кызганыч, үзе озын гомерле булмады, 2005 нче елда 53 яшендә йөрәк чиреннән вафат булды. Без бүген ул утырткан агачларның җимешен ашыйбыз. Аның истәлеген кадерләп саклыйбыз, догадан калдырмыйбыз,”- ди Мөгаллимә ханым.
Уллары инде үзләре гаиләле булган. Бүгенге көндә Мөгаллимә ханымның биш оныгы бар. Язмыш ана берничә ел элек тагын бер очрашу насыйп иткән. Алар Ильяс Хәмзә улы Хасылов белән гаилә корганнар.
“Ильясны балаларым да, оныкларым да ярата, хөрмәт итә. Ул нефтьче булып эшли, бик тырыш, ярдәмчел кеше. Бүгнеге көндә мин үзене бик бәхетле дип саныйм. Яраткан эшләрем-бакчачылык, театр һәм җыр, өчесе белән дә чын күңелемнән шөгыльләнәм”, - ди Мөгаллимә ханым.

Ул әле дә гөлләр арасында гомер итә. Бакчасында җәен-көзен  гаиләсе белән яратып утыртан аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Ә күңеленә туганлык җылысы биреп торыр өчен  дүрт кыз туганы, аларның һәм улларының гаиләләре, тормыш иптәше бар. Аллага шөкер, барысы да сау-сәламәт, димәк, нәсел тамыры өзелми, тормыш җыры дәвам итә.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев