Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тимәш мәктәбендә Утыз Имәни мирасын саклау буенча үткәрелгән конференциягә Уфадан туганы килде

Районыбызның Тимәш мәктәбе күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәнинең бай мирасын саклап, аны үсеп килүче буынга да тапшыруда зур эш башкаруын тагын бер кат раслады.

Мәктәптә хөрмәткә лаеклы шәхес – Утыз Имәнинең тууына 270 ел булу уңаеннан “Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2024”  төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

2004нче елдан башлап (ул чакта галимнең тууына 250 ел тулуга багышлана), һәр 5 ел саен уздырылучы конференция еллар узу белән үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, галим һәм мәгърифәтче Утыз Имәни турында мәгълүматлар тулылана, арта бара. Ә моннан ике ел элек галим хөрмәтенә, аның исемен мәңгеләштерү максаты белән Тимәштә Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс ачылды.

Быелгы конференция Утыз Имәнинең туганы – Россия һәм Башкортстан республикасының халык артисты, Загир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Танчулпан Даһи кызы Бабичеваның катнашуы белән үзенчәлекле булды.

“Мин Тимәш авылына быел беренче тапкыр май аенда килдем. Аннары июльдә Утыз Имәнинең туганнары белән бергәләп монда җыелдык. Инде менә конференциягә чакыру алдым. Тимәшкә һәрбер килүемне ата-бабалар эзе буенча зур сәяхәт дип кабул итәм. Килгән саен яңалык ачам. Мин һәрвакыт үткәннәргә, нәселемә хөрмәт белән карыйм. 2023 елда әбинең истәлекләрен, әни сөйләгәннәрне кертеп, китап язган идем. Тимәштә Айрат Гибадуллин, Венера ханым, Әлфия Ямаева, Әнвәр Шәрипов белән очрашу -  минем өчен куаныч, горурлык. Укытучыларга да рәхмәт, Утыз Имәни турында истәлекләрне саклыйлар. Тимәш мәктәбендә нинди бай музей эшләп килә”, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Конференциядә катнашучыларны Тимәш мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Рамилә Фәхретдинова сәламләде һәм кунаклар белән таныштырды.  Конференциядә район башлыгы урынбасары Галия Урманова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова, Тимәш авылы башлыгы Халидә Сөләйманова, Яр Чаллы шәһәреннән профессор Әнвәр Шәрипов, Әлмәттән төбәк тарихын өйрәнүче, нәсел шәҗәрәләрен төзүче Әлфия Ямаева һәм Уфадан галимнең туганы Таңчулпан Бабичева, Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе  Таһир Шәмсуаров, шагыйрә, музыкант, композитор Гөләндәм Кәбирова, Тимәш авылы депутаты Айрат Габидуллин, Тимәш мәктәбенең ветеран укытучысы Венера Габидуллина, Лениногорск, Чирмешән, Нурлат районнарыннан  укытучылар һәм укучылар  катнашты.  

Конференция пленар һәм практик өлешләрдән торды. Пленар өлешендә килгән кунаклар Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗатын ачыклаган чыгышлар ясадылар.

Практик өлештә конференция кысаларында ике юнәлештә кабул ителгән эшләргә  нәтиҗәләр ясалды. Укытучылар өчен читтән торып дәрес, мастер-класс эшкәртмәләре бәйгесе  булса,  укучылар өчен Габдерәхим Утыз Имәни хезмәтләрен сәнгатьле сөйләү яисә сәхнәләштерү (видеоязма) бәйгесе  иде.

Жюри әгъзалары – татар теле укытучылары укучыларның эшләре арасыннан нигезләмә буенча бөтен таләпләргә дә туры килерлек эшләрне сайлап алдылар һәм җиңүче укучылар  конференциягә  чакырылды.

Укучылар һәм укытучылар арасында урыннар билгеләнде, аларга диплом һәм сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләргә исә Әнвәр Шәрипов китабын бүләк итү мөмкинлеге дә булды.

Конференция барышында кунакларга Г.Утыз Имәни мирасы буенча мәктәп музеена, Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекска һәм аның төрбәсенә экскурсия оештырылган иде.

 

Розалия Мостафина тексты

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев