Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Токсикоз кичереп күтәргән баланың тешләре нык булмый

«Балаларның тешләре карала, кариес түгел. Югары кислоталылык нәтиҗәсе, диләр. Кайбер табиблар моны «начар» ди, кайберләре, киресенчә, «тешләрне саклый» ди. Балаларның теше ни өчен карала?»

Балалар стоматологы, медицина университеты укытучысы Равилә Саматова җавап бирә.

- Бу каралу «налет присли» дип атала. Аның берничә сәбәбе бар. Беренчесе, баланың авызында бактерияле микрофлора бар, алар тешне буяп, кара төскә кертергә мөмкин. Шулай ук ашказаны-эчәк трактында проблемалар булса да тешләр карала. Күп очракта баланың ашказаны согының әчелеген тикшертергә дә җибәрәбез. Өченчедән, әни кеше бу бала белән авырлы чакта тимер препаратларын күп эчеп, балада тимер артык булса да, тешләр карала. Дүртенчедән – гигиена. Тешләрне дөрес чистартмау да тешләр каралуга сәбәпче була ала. Йогышлы чирләр белән авыру, иммунитет кимү дә тешләр каралуга китерә. Әлеге утырым (налет) 1-3 яшьтә күренә. Үсә барганда йә ул үзе бетә, йә стоматологлар тарафыннан чистартыла. Бу утырым тешләрне берничек тә саклый алмый. Налет кабатланган саен чистартырга кирәк.

«Баланың алгы сөт тешләре уалып коелып төште. Моның сәбәбе нидә икән?»

- Бу – еш очрый торган проблема. Теш уалуның беренче сәбәбе – генетика. Әгәр әти-әни, әби-бабайларның тешләре начар булса, ул балага да күчә. Икенчедән, йөкле чакта булачак әни гади ОРВИдан башлап йогышлы чирләр белән авырса, токсикоз кичерсә, барысы да туачак баланың тешләренә тәэсир итә. Теш уалып коелу – кариесның соңгы дәрәҗәсе.

Бала көтүче барлык әниләргә шуны әйтәсем килә: йөклелекнең 7нче атнасында тешләр формалаша башлый. 7 атналык чакта сөт тешләре белән бергә төп тешләр дә формалаша. Шушы чорда әни кеше авырса, токсикоз һәм стресс кичерсә, болар барысы да баланың киләчәктә теш проблемасы булу-булмауга йогынты ясый. Өченчедән, гигиена. Балага беренче теш чыгуга теш чистарта башлау зарур. Әгәр әти-әниләр сабыйларының тешендә нинди дә булса үзгәрешләр күрә икән, «бу – сөт теше генә» дип кул селтәргә түгел, табибка күрсәтергә кирәк.

«Тешләр ныклы булсын өчен сөт ризыклары ашарга кушалар. Минем балага сөт ашарга ярамый. Тешләрен ничек ныгытырга?»

- Кальций сөттә генә түгел, аны бик күп төрле ризыктан алырга була. Әйтик, кәбестә, көнҗет, балык та кальцийга бай. 1 стакан кәбестә – көнлек кальций нормасы. Әгәр сөт эчәргә ярамаса, макро-, микроэлементларга, витаминнарга бай башка ризыклар да ашарга ярый. Шулай ук профилактика да зарур. Теш табибы теш пастасы һәм башка гигиена чараларын индивидуаль сайларга тиеш.

- Йөкле вакытта әнинең нәрсә ашавы баланың булачак тешләренә тәэсир итәме?

- Әни кеше бала көткәндә витамин һәм микро-, макроэлементларга бай туклануга күчәргә тиеш. Йөкле вакытта ике кеше өчен ашарга тиешсең, диләр. Булачак әнигә ике кеше өчен һәм икеләтә файдалырак ашарга зарур. Әни кеше токсикоз кичерсә дә, баланың булачак тешләренә йогынты ясавын онытырга ярамый. Токсикоз ул – организмның агулануы кебек. Нәкъ шул чакта баланың тешләре минераллаша башлый. Токсикоз белән күтәргән күпчелек балада гипоплазия дигән авыру очрый. Ул – тешләрдә ак таплар була. Бу – витаминнар җитмәүдән, эмальнең җитлекмәвеннән килеп чыга.

«Баланың селкенгән сөт тешен үзебез тартып алу дөресме яки врачка барыргамы?»

Тешнең төшүе – физилогик күренеш. Әгәр ул селкенеп үзе төшсә, бик яхшы. Кайбер балалар аны, сизмичә, йотып та җибәрә. Ә инде селкенеп торган тешне тартып алырга ярамый. Чөнки ул – нинди генә булса да яра, аннан кан саркый. Ә яралы урын инфекциягә тиз бирешә. Иң яхшысы – табибка барып алдырту.

Балаларны теш чистартырга ничек өйрәтергә?

Беренче теш чыгуга, бала белән кибеткә барып, үзе ошаткан щетка сайлап алабыз. Бу яшьтә аңа әле паста кирәкми, чөнки ул аны йота. Теш пастасын 2-3 яшь тирәсендә куллана башларга була. Аны ул вакытта да борчак зурлыгында чыгармагыз, щеткага сылап кына кую да җитә.

Сагыз тештәге пломбаны куптара, дигән сүз – мифмы, чынбарлыкмы?

Сагыз чәйнәүдән пломба төшү очракларын ишеткәнем юк. Ультрафиолет белән катыра торган пломба бар, химик ката торган пломба бар, аны салгач, 2 сәгать ашарга ярамый. Алар составлары ягыннан аерыла. Хәзер пломбалар бик яхшы, нык.

«Сөт тешләрен дәваларга кирәкме-юкмы? Алар – төшә торган тешләр бит инде. Дәваламасаң, алар төп тешләргә йогынты ясыймы?»

Әйе, дәваланмаган сөт тешләре төп тешләргә зыян китерә ала. Дәваланмаган теш ул – кариеслы, черек теш. Тиздән алар авырта башлый, үлекләргә дә мөмкин. Шунысын онытмагыз, сөт тешләре астында төп тешләр качып ята. Менә шул төп тешләргә инфекция төшсә, төп теш чыкканда ук начар булып чыга, дигән сүз. Кайбер вакытта проблемалы сөт теше астындагы төп теш бөтенләй югала. Аннары пациентлар: «Нигә миңа теш чыкмый калды икән?» – дип йөри башлый. Вакытында дәваламыйча, алдырган сөт теше урынында нәрсә була? Табигать бушлыкны яратмый. Шуңа күрә тешләр урыннарыннан күчә һәм кәкре-бөкре булып чыга.

Тулырак:   "Интертат" сайтында

https://photo.tatar-inform.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев