Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормыш өчен –җитди һөнәр, күңел өчен матур җыр кирәк

Шәһәребезнең исеме күпләргә таныш үзешчән артисты Гәүһәр Капустина егерме биш ел дәвамында бәйрәм тортлары бизәгән.

Шәһәребез мәдәният-сәнгать тормышын кайбер үзешчән артистлардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Сәхнә чыгышларында гына түгел, гади аралашуда да, илһам бөркетеп, мәдәнияткә тартып торучы Гәүһәр ханым Капустина шулар арасына керә.

Ул күп еллардан бирле Лениногорск Мәдәният сараенда эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” ансамбле әгъзасы. Әйе, бу очракта аны ансамбльнең җырчысы яки алып баручысы дип кенә атап булмый. Ул җырчы да, биюче дә.

“Әти курай уйный, әни җырлый”
Гәүһәр Ибраһим кызы Капустина районыбызның Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Аның әтисе Ибраһимның курайчы буларак, даны авылда һәм районда гына түгел, хәтта республиканың башкаласына ук барып ирешкән.
“Без бәләкәй чакта, әтине Казаннан килеп төшереп киткәннәрен хәтерлим. Аның турында республика матбугатына язып чыктылар. Үзешчән сәнгать кешесе буларак, ул республика, район һәм шәһәр сәхнәләрендә бик күп чыгышлар ясады. Курай –аның гомере буена яраткан уен коралы булды. Әле дә хәтеремдә, эшләрен төгәлләгәч, кураен алып утыра, аның кырыенда- әниебез, әти уйный, әни моңлы итеп җырлый. Әниебез Гыйльмуриның тавышы искиткеч матур-моңлы иде. Алар бергәләшеп “Шахта”, “Уел” көйләрен башкара иделәр. Ул көйләр күп булгандыр инде, әмма мин “Уел” белән “Шахта”ны аеруча исемдә калдырганмын”,- дип сөйли Гәүһәр ханым.

Ибраһим белән Гыйльмури гаиләләрендә өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гомере буе тырышып хезмәт куйган, арып-талуларын җыр-моң белән баскан әти-әнинең балалары да, билгеле, нәк үзләре сыман уңган-булган һәм сәнгать җанлы булып үскән.
“Әтиебез Бөек Ватан сугышын башыннан азагына кадәр кичкән диярлек. Сугыш бетәргә ярты ел кала, ул авыр яраланып госпитальгә  эләгә. Берничә ай буена шунда дәвалана. Җиңү көне килеп җитәргә санаулы гына көннәр калганда, аны госпитальдән, фронтка яраксыз дип, комиссовать итеп чыгаралар. Әти туган авылына бераз иртәрәк кайтып төшә. Аның сугышта аяклары аеруча нык яраланган була. Һава торышлары үзгәргән вакытларда аяклары сызлаулар, аңа беркайчан да сугыш афәтен онытырга бирмәде. Ул фронтта булган хәлләр турында беркайчан да сөйләмәде. Хәтта телевизордан сугыш кинолары күрсәткәндә, аларны карамый, миңа тыныч тормыш турында күрсәтегез дия иде, шул кадәр үзәгенә үткән булган күрәсең. Өзелеп-өзелеп кураен уйнаганда, сугыш газаплары күз алдына килә торган булгандыр инде”,- ди Гәүһәр ханым.
Ибраһим белән Гыйльмури үз балаларын тыныч тормыш өчен, шушы тормышка кирәкле һөнәрләргә өйрәтеп үстергәннәр. Киләчәк өчен һөнәр сайларга булышканнар. Әмма халкыбызның җыр-моңнары һәрвакыт янәшәдә булган.
“Без биш бала – бөтенебез мәдәният-сәнгатькә тартылып үскәнбездер дип беләм. Үземнән күпкә олырак булган Әдһәм һәм Хәмзә исемле абыйларым турында  ачык итеп сөйли алмыйм. Аларның берсе гомере буе Якутскида, икенчесе Томск шәһәрендә яшәде. Бусы да сугыш кайтавазы инде, абыйларымның берсе 1930 нчы елгы, икенчесе чак кына кечерәк. Сугыштан соң үсмер балаларны төрле фабрика-завод мәктәпләренә җибәргәннәр бит. Минем абыйларым да исемнәре дә телдә булмаган ерак җирләргә шулай барып чыккан. Алар икесе дә мәрхүм инде хәзер. Тагын бер абыем Сәгыйть исемле, ул бүгенге көндә Казанда яши”,- дип искә төшереп сөйли Гәүһәр Ибраһимовна.
Сәгыйть абыйсы үзе үскәндә янәшәсендә булгач, ул аның турында истәлекләрне хәтерли.  Абыйсы эштән кайтып кергәч, иң беренче ашамый-эчми кулына гармунын ала торган булган. Эштә арып-талып кайтуын шулай гармун уйнап чыгарган.  Ул бик оста гармунчы һәм җырчы, бүгенге көнгә кадәр кулыннан гармунын төшерми икән.

Язмышы Череповецта көткән
Гәүһәр ханым да бала чагыннан мәдәният-сәнгатьне яраткан.
“Мин бигрәк тә биергә ярата идем. Бәләкәй чагымда әти капка төбендә курай уйнап утырганда, шул көйгә үзем уйлап чыгарган хәрәкәтләр ясап бии идем. Әмма без авыл балалары җырчы-биюче һөнәрен сайлауны уебызга да китермәдек. Тормыш көтәр өчен җитди һөнәр сайларга кирәк дигән фикер башыбызга сеңгән. Сәнгать белән эштән арып кайткач яки аннан бушаган вакытларда гына шөгыльләнергә була дип уйлый идек. Безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын дип, көне-төне тырышкан әти-әниләребез кебек. Мин Зәй-Каратайда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Лениногорскига  килеп, һөнәри училищега төзүче һөнәренә укырга кердем. Аны тәмамлап чыккач, безне бөтен группа белән Череповец шәһәренә җибәрделәр”,- ди Гәүһәр ханым.

1940 нчы елларда төзелгән Череповец металлургия комбинаты, 1959-60 нчы  елларда зур көч белән эшли башлый.  Ул дөньядагы иң зур металлургия комбинатларының берсе булу дәрәҗәсенә ирешә.  Әлбәттә биредә төзелеш тә зур була.
“Анда эшли башлагач, мин кичке мәктәпне тәмамлап, урта белем алдым. Аннан төзелеш техникумына укырга кереп, аны тәмамлап чыктым. Алты ел эшләгәч, Казанга кайтып эшкә урнашкан идем, әмма яшьлегем эзләре калган Череповец янә үзенә тартып китерде”,- ди Гәүһәр Капустина.
Череповецка аны язмыш үзе тартып китергән булып чыга. Гәүһәр Николай исемле рус егете белән гаилә корып җибәрә.
“Татарстан турында әлегә кадәр белмәгән, ишетмәгән тормыш иптәшем белән бергәләшеп Лениногорскига кайттык. Николай минем туган якларны якын итте. Татарча бер сүз белмәгән тормыш иптәшем һәм русчалары шул ук чамада булган әти-әнием уртак тел тапты. Әти-әниемне бик хөрмәтләп яшәде. Без төзелеш идарәсенә эшкә кердек, чөнки торырга фатир кирәк иде. 60 -70 нче елларда бу идарәдә фатирлар бирделәр, тораксыз интегеп яшәмәдек”,- ди Гәүһәр ханым.

Беренче Президентка торт
Төзелеш эше хәзерге, күп нәрсә автоматлаштырылган заманда да, бик авыр эш. Ул елларда тагы да катлаулырак булган. Гәүһәр ханым берничә елдан эшен алыштырып, район тәэминат бүлегенең “Берёзка” кафесына мастер –кондитер булып эшкә урнашкан.
“Куркып-шикләнеп генә урнашкан эш минеке булып чыкты. Мин үзем дә сизмәстән тортлар пешерү, аларны бизәү белән мавыгып киттем. Тортларга заказлар  күп була иде, кызлар белән нинди генә бизәклеләрен ясамадык. Әле бит бизәкләү өлгеләрен дә үзебез уйлап чыгарып ясыйбыз. Аеруча Яңа ел тортларын ясаганда фантазиябезнең иге-чиге булмый. Торт өсләрен кремнан ясаган чыршылар, таулар, Кыш бабай һәм Кар кызлары, чана шуучы бала-чага фигуралары белән бизи идек”,- дип искә ала ул.
Бервакыт аларга аеруча җитди заказ биргәннәр. 1991 нче елда Татарстанның беренче Президентын сайлагач, аны тәбрикләү өчен Казан Кремле рәвешендә торт ясарга заказ Лениногорск нефть предприятиеләренең берсеннән килгән
“Бу шулкадәр катлаулы һәм җаваплы эш булды. Кремльнең зур корылмаларын гына түгел, алардагы бөтен вак-төяк детальләр, ишек-тәрәзә, баскыч, юл, юлдан чыгып килүче машина, берсен дә калдырмыйча ясадык. Әле бит ясап кую гына түгел, ул ашарлык та булырга тиеш. Әмма бу эшне дә башкарып чыктык. Аңардан соң әле тагын әллә нинди бизәкләр, Ротонда, нефть вышкалары, фонтаннары рәвешендә дә бизәлгән тортлар ясадык. Миңа нефтьчеләр теләгәнчә ясау өче, рәсемнән булса да, нефть качалкасын яки вышканы  күрергә кирәк. Монысына улым ярдәмгә килә иде. Ул рәсемне оста ясый, эштән кайткач аңардан сорап ясатам да, шуңа карап торт ясыйм, шулай җаен таптым. Мин бала чакта үзем дә рәсем ясарга яраттым, яндырып агачка бизәкләр төшерү белән дә шөгыльләндем. Балачагым янә килсә, һичшиксез, рәссам һөнәрен сайлар идем”,- дип көлә Гәүһәр ханым.
Тормыш иптәше белән алар ике ул үстерәләр. Вячеслав Николаевич -геофизика өлкәсендә атказанган хезмәткәр исеменә лаек булган, җитәкче урында эшли. Тормыш иптәше Наталья шәһәрнең үзәк китапханәсендә эшли. Ә менә кызлары Евгения, Гәүһәр әбисе сыман, сәнгать җанлы бала. Бүгенге көндә ул танылган җырчы Гүзәл Уразова төркемендә биюче. Әмма аның һөнәрләре күп, КФУны тәмамлаганнан соң, ул Казанның мәдәният академиясендә белем алган. Аннан инглиз теле белгечлегенә укып, Кытайга барып балаларга инглиз теле укыткан. Үзе дә бик укырга ярата, әгәр мөмкин булса гомерем буе укыр идем мин дип, гаҗәпләндергән әбисен.
Гәүһәр ханымның икенче улы – Игорь Николаевич та нефтьче һөнәрен сайлаган. Тормыш иптәше Ләйсән белән Әлмәттә яшиләр.

Гәүһәр Ибраһимовна лаеклы ялга чыккач булса да, үзенең балачак хыялын тормышка ашырган.  “Пенсиягә чыккач мин ветераннар клубына йөри башладым. 2009 нчы елда шундый клуб ачылган иде. Аның җитәкчесе – Сәрия Әшрафовна Миргасыймова ветераннар тормышын кызыклы-мавыктыргыч итү өчен бөтен күңелен биреп эшләде. Бервакыт ул  безгә, ветераннар клубына йөрүче хатын-кызларга, милли җыр ансамбле оештыру теләге барлыгын әйтте. “Сүнмәс ялкынга” нигез салучы- Сәрия Әшрафовна. Клуб ябылгач, без Мәдәният сараена күчтек. Биредә минем биючелек хыялым да тормышка ашты. Яшь һәм  талантлы белгеч Ольга Семенова җитәкләгән, 60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр өчен булган “Изюминка”бию ансамбленә йөрим. Бик шатланып, теләп шөгыльләнәм. Җитәкчебез талантлы булуы өстенә, бик сабыр кеше. Безне кабаланмый, ашыкмыйча гына өйрәтә. Шушы яшькә җиткәч, без үзебез балалар сыман бит хәзер”,- дип Гәүһәр Ибраһимовна.
“Изюминка” да өйрәнгән биюләрен алар шәһәр бәйрәмнәрендә тамашачылар хозурына да тәкъдим итеп киләләр.
Гәүһәр ханымның бетмәс-төкәнмәс тормыш ялкыны, башкаларга да яктылык биреп, яшәү дәрте өстәп тора.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев