Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы авыл башлыгы: туган җиребезне яратып кына калмыйк, аны төзек тотыйк, безнең авыл диеп горурланырлык булсын

Май – табигатьнең уянган, бар дөньяны яшеллеккә, ямьгә күмгән мәле.

Бу айда туганнар физик яктан да, рухи яктан да бик чыдам, эшкә сәләтле, куелган максатларына ирешүчән булалар.Тикшеренүчеләр фикеренчә, бу айда туган балалар, башка айларда туганнарга караганда,үзләрен ешрак бәхетле хис итәләр.

Бүген әңгәмәдәшем шундый бәхетле кешеләрнең берсе –  Түбән Чыршылы авылы җирлеге башлыгы Нурия Хайруллина. 

 Нурия ханым – үзебезнең авыл кызы, туган авыл мәктәбендә укыган, уку дәверендә барлык спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән тырыш укучы булып истә калган.  

- Нурия ханым,Түбән Чыршылы мәктәбен тәмамлаганнан соң,юллар сезне кая китерде?
- Яр Чаллы шәһәренең Кама политехник институтына укырга кереп, аны тәмамлагач, КамАЗ заводларында инженер-технолог булып эшләдем. Шәһәр ыгы-зыгысыннан авыл тынычлыгы үзенә тартты. Әти-әни, туганнар янына авылга кайттым. Бу елларда мәктәпләргә информатика дигән фәннең кереп барышы.Читтән торып Мәскәүнең югары  уку йортына – информатика бүлегенә укырга кердем. Мәктәп тормышы кызыклы дөнья бит ул. Монда балаларга информатика, химия,технология,биология фәннәрен укыттым.  Шулай 12 ел үтеп тә китте, авыл депутаты итеп сайладылар.


   – Мәктәптә балалар укыткан тәҗрибәле укытучы ничек авыл  башлыгы булып киткән? Яңа вазифа, зур җаваплылык куркытмаганмы? 
- Язмыш кушуыдыр инде: район башлыгы авыл  башлыгы вазифасына җаваплы кеше эзләве турында әйтте һәм шул эшкә алынырга чакырды. Мин башта икеләнебрәк тордым. Миңа кадәр эшләгән остазларыбыз – Флера апаларның эшләрен дәвам итеп булырмы, дигән уйлар булды. Авыл башлыгы эшчәнлегенең асылын төптән белмәсәм дә, күп эшләрдә актив катнашып йөрдем. Эшли алырмын, дигән уйга килдем һәм 2009 елдан мине шушы вазифага билгеләделәр.

- Нурия Яхиевна, сез эш башлаган елларда авырырак идеме, әллә хәзер катлаулыракмы?
- Ничек кенә әйтсәм дә, элекке елларда эшләве күңеллерәк булгандыр. Чөнки ул чорда колхоз бар иде. Колхозчылар эшкә киләләр, иртәләрен тирә-як гөрләп тора. Халык белән эшләве җиңел дип әйтә алмыйм, ләкин эшләргә була. Күбрәк тормышны күргән үзебезнең ветераннарга, пенсионерларга таянам. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы сүзе, киңәшләре  эшемдә нык ярдәм итә, чөнки бу вазифада хатын-кызга барыбер дә эшләве авыррак. Ир-ат  төзелеш эшен дә аңлый, ремонт эшләре булса да, җиңелрәк төшенә.  

 Нурия ханым сөйләвенчә, күп кенә күркәм эшләр башкарганнар – урындагы инициативалар программасы буенча зиратларны тәртипкә китергәннәр. Республиканың күп төрле программалары, Россия илкүләм проектлар эшли. Яңа ФАП,ветеринар пункты төзелү, почта бүлегенә ремонт ясау, хәзер менә мәктәптә капиталь ремонт эше бара. Ике авыл арасында асфальт җәю дә –  бу программаларның ачык мисалы.

 – Авыл җирлеге башлыгының хатын-кыз булуының өстенлекләре дә бардыр бит? Гозер белән барганда район хакимиятендә “юк” дип  борып чыгармыйлардыр? 
-Хәзер үзегез күреп  торасыз, кайсы авылга карасаң да минем кебек хатын-кызлар эшли. Рульгә дә утырабыз. Бер-беребез белән аңлашып,киңәшләшеп эшлибез. Район хакимиятендә хәлне аңлыйлар, борып чыгарганнары юк. Авыл советында, янымда эшләүче кызлар да тәҗрибәле, аңлашып эшлибез, рәхмәттән башка сүз юк. Тагын шунысы сөенеч: читтә яшәгән авылдашлар ярдәм итә. Аларга нык рәхмәтлемен!

  – Авылның киләчәге турында нәрсәләр әйтерсез?
- Авылда буш йортлар юк диярлек. Авылда тумасалар да, шәһәрдән авылга кайтып төпләнүчеләр бигрәк тә күп. Минемчә, авылның киләчәге бар. Ни дисәң дә, Аллага шөкер, газ, ут, интернет кергән, юлларыбыз бар.Шәһәрдән яшьләр дә кайтыр әле, өмет бар. Авылыбызның табигате бик матур. Авыл җирендәге тырыш яшьләргә күп мөмкинлекләр бар.

- Нурия ханым, яшәү көчен кайдан аласыз?
- Яшәү көчен янымдагы әнием, якындагы туганнарым, улым гаиләсе, ике оныгым бирә. Авыл халкының бердәмлеге дә зур этәргеч. Курыкмыйча эшне вакытында эшләп бару – барысыннан да күчкәндер. Безнең авыл халкы очына барып чыгардай булмаса, ул эшкә тотынмый да. Әйтәсе сүзем шул: туган җиребезне, нигезебезне яратып кына калмыйк, төзек тотыйк, кайда гына булсагыз да, “Безнең авыл, авылдашлар”,диеп горурланырлык булсын. 

Зур җаваплылык таләп иткән эшне укытучыларга хас тырышлык белән башкаручы, кешеләр мәнфәгате белән эшләүче, гаиләсендә дә әни һәм туганнары өчен апа-сеңел булган Нурия ханым соклану тудырды. Карап торуга ул бик сабыр, тыныч. Бәлки, шушы сабыр холкы аның иң зур ярдәмчеседер? Ничек кенә булмасын, уңышлар һәм имин көннәр телибез сезгә, Нурия ханым!


Алсу Муллагалиева

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында басылды. 

фотолар: редакция архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев