Түбән Чыршылы авылы мәктәбендә герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган әдәби кичә үтте
Мәктәп укучылары катнашында.
Түбән ЧЫршылы мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган әдәби - музыкаль чара узганы турында мәктәп сайты хәбәр итә.
«Чара дәүләтебез гимннары белән башланып китте. Мәктәпнең укучылар хоры "Салют сиңа, Муса Җәлил" җырын башкарды.
9 сыйныфлар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына басым ясаса, калган сыйныф укучылары шигырьләрен сәхнәләштерде.
3-4 сыйныф укучылары "Кызыл ромашка" шигыренә күренеш күрсәтте.
5-6 сыйныфлар "Балыкчылар" шигыренә тукталды һәм бик оста уйнады.
8-9 сыйныфлар "Бакчачы" шигырен үз иткән. Муса Җәлилнең балаларга атап язылган шигырьләре бик күп. Башлангыч сыйныф укучылары "Күрсәт әле" дигән уенлы җырны түгәрәктә уйнап күрсәттеләр. Шулай ук татар халкының "Түп- түбәтәй" уены да күмәк төстә башкарылды. Кичә азагында Җәлил һәм аның көрәштәшләре истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде», – дип хәбәр итәләр мәктәптән.
фотолар: мәктәптән.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев