Түбән Чыршылы китапханәсе китап сөючеләрне җәйге уку залына чакырды
9 август китап сөючеләр көне буларак билгеләп үтелде.
Шул уңайдан Түбән Чыршылы китапханәчесе Рәисә Сафина китап укырга яратучыларны җәйге уку залына чакырды.
Китапханә янында урамда яңа китаплар күргәзмәсе ясап куйган. Монда килүчеләр арасында төрле яшьтәгеләр: балалар, урта буын, олылар да бар иде.
Китап укучылар датаның килеп чыгышы турында белделәр, алар өчен викторина узды.
Соңыннан Рәисә Сафина китапханәгә китаплар укырга ешрак килүләрен теләп калды, китаплар кешенең дусты икәнлеген кабат искә төшерде.
фотолар: Түбән Чыршылы китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев