Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбе коллективы мул уңышлы мәктәп яны участогы белән горурлана ала

Түбән Чыршылы мәктәбе август киңәшмәсендә матур күргәзмә әзерләп килгән иде.

 "Безнең Түбән Чыршылы мәктәбе бишенче хезмәт чирегендә устергән чәчәкләр күргәзмәсе белән катнашты. Һәр сыйныф укучысы укытучылар җитәкчелегендә бакча һәм мәктәп яны мәйданчыгында тырышты, су сипте, чүп утады. Җәйнең эссе торуы беркадәр авырлык тудырса да, сынатмадык, мул уңыш алынды. Ә инде күзне иркәләүче чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк.

Менә шул матурлыкны күрсәтү һәм яклау безнең бурыч булды. Комиссия алдында технология укытучысы Талига Шамил кызы бишенче хезмәт чиреге уңышлары турында кыскача аңлатма бирде. Күргәзмәбезне комиссия уңай бәяләде. Әлбәттә, бу һәр укытучы һәм укучы тырышлыгы белән башкарылган хезмәт.

Яңа уку елы укытучыларга иҗади уңышлар, исәнлек, укучыларга зиһен ачкычлары, зур җиңүләр алып килсен", - дип хәбәр итә Түбән Чыршылы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев