Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Чыршылы мәктәбендә бертуган Таһировларның әнисе - Әминә Каюмовага истәлек тактасы ачтылар

Бөек Ватан сугышы елларында укытучыларның хезмәте – халкыбыз тарихының мөһим өлеше, дигән уртак фикергә килделәр конференциядә катнашучылар.

Районыбызның Түбән Чыршылы мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Сугыш чоры укытучылары, мәктәп еллары» темасына багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференциядә администрация, мәгариф идарәсе, шәһәр һәм район татар теле һәм тарих укытучылары, моннан тыш Казаннан кунаклар катнашты: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина, якташларыбыз – фән эшлекләре, профессорлар, бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар, аларның уллары, оныклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Әлмәттән туган якны өйрәнүчеләр. 

Түбән Чыршылы мәктәбе әлеге конференцияне үткәрүгә зур тырышлык һәм көч куйган, тарихи мирасны саклау юнәлешендә олы эш алып баруларын югары дәрәҗәдә исбатладылар. Мәктәп коллективы, мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, укучылар белән бергәлектә башкарган зур эш иде бу.

Конференция берничә өлештән торды. Мәктәп эшчәнлеген, уку- укыту процессын яктырткан төрле юнәлештәге мәйданчыклар тәкъдим ителде. Татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган йорт эче бизәкләре, куллану әйберләре, чиккән, тукыган сөлге-тастымаллар куелган күргәзмә эшләде,Түбән Чыршылы мәктәбе укучылары физика-химия предметлары белән бәйләп, тормышта кулланыла торган тәҗрибәләр күрсәттеләр.

Кунакларны мәктәпнең бай мәгълүматлар белән тупланган музеена экскурсиягә алып керделәр. Биредә Риза Фәхреддингә багышланган экспозицияне күреп, сокландылар, галимнең биредәге авыл мәдрәсәсендә төпле белем алуы, соңрак үзе дә монда дәресләр укытуы – күпләр өчен яңалык булды. 

Авылның "Җидегән чишмә" кызлары башкарган "Чабата биюе" шулай ук кунакларның күңеленә хуш килде. Биюнең исемендә генә түгел, ә аякта да чын чабаталар булуы үзенчәлекле иде. Әлеге бию вакытында хәтта Энгель Таһиров та түзеп тормады, биючеләр белән бергә хәрәкәтләр ясады.   

Чараның тантаналы өлеше – ул Әминә Каюмовага истәлек тактасы кую иде. Әминә ханым – авыр сугыш елларында Түбән Чыршылы мәктәбендә директор, авылда партоешма секретаре, агитатор булып эшләгән олы йөрәкле җитәкче, бертуган Таһировларның әнисе.

Әминә Габделкаюм кызы Әлмәттә туса да, язмышы безнең район белән бәйле. Ул укуын тәмамлап, Шөгергә педагог булып килә, биредә Ризак Шәйхетдин улы белән гаилә коралар. Тик Бөек Ватан сугышы башланып, Ризак Таһировка яу кырына китә, өч бала Әминә ханым белән кала. 1942 елда Әминә Каюмованы Түбән Чыршылы мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Ул чакта мәктәптә 500 (!) бала булган. 

Түбән Чыршылы мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Муллагалиева әйтүенчә, “Тормыш сукмаклары” дигән китапта Әминә апаның Чыршылы мәктәбендә эшләү еллары турында җентекләп язылган. “Ул биредә партоешма секретаре да була, агитация эшләре дә алып бара. Шулай ук концертлар оештыру, үзешчән сәнгатьтә катнашу, фронт хәлләре белән авылдагыларны таныштыру – барысы да Әминә апа кбек укытучылар җилкәсендә булган. “Тормыш сукмаклары” китабы аша без аның бик көчле хатын-кыз булуын аңлыйбыз. Ул 1 пот он, 1 бидон бал алып, поездга утырып, Казанга шуларны сатарга барган. Поездда балны урлыйлар, ә он саткан акчага мәктәп кирәк-яраклары алып кайткан. Ире янына Суслонгерга кадәр барган”, - дип сөйли Алсу Виловна.

Кызганыч, ире 1944 елда фронтта һәлак була. Аннары Әминә апа Шөгергә китә, Роно инспекторы булып эшли. Егерме елдан артык Шөгердә яшәгәч, Әлмәткә күченә. “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә, шулай ук Почет билгесе орденына, башка бүләкләргә лаек була. 94 яшендә якты дөньядан бакыйлыкка күчә.

“Әни педагог һәм психолог буларак, укытучы халкына, бигрәк тә авыл мөгаллимнәренә төпле ярдәмче булган. Ул кешеләрне, халкыбызны ярата иде. Безгә Шөгер ягы, Чыршылы авылы бик якын, монда хәреф танырга, язарга өйрәндек, Әнинең сердәшчесе, укытучы Зифа апаның моңлы җырлары, әниебезнең сәхнәдән сөйләгән чыгышларыннан соң, сәхнәгә чыгып шигырьләр, декламацияләр сөйләдек. Чыршылының тауларын, чишмәләрен сагынып кайтабыз, авылның халкы да әниебезгә, безгә мәрхәмәтле булды. Балачакның якты хатирәләре безнең белән яши. Бүгенге онытылмас чара өчен, барлык гаиләбез, оныкларыбыз исеменнән мәктәп коллективына  чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Әниебезнең  истәлегенә игътибарлы булып, фидакарь хезмәтен олылап, яшь буынга үрнәк итеп күрсәтә алуыгыз, улларыбыз, оныкларыбыз алдында горурлык хисләре тудыра”, - диде бертуган Индус һәм Энгель Таһировлар.

Мәктәп диварына истәлек тактасы куелганнан соң, мәктәп бакчасына укытучылар истәлегенә агачлар утырттылар. “Бүген бергәләп утырткан агач үсентеләре киләчәк буыннарны да тоташтыручы дәвамлы эшебез булсын иде", -  диде Таһировлар. 

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 7 ноябрь санында укырсыз.

фотолар: мәктәптән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев