Түбән очка эләксәң – яшелчә бакчасына, Урталыкныкылар - фермага: Чәчкә әби Шагалиеваның яшьлек хатирәсе
Редакциягә районыбызның Урдалы авылында туып-үскән, тормыш юлын шунда башлап, хәзерге көндә менә 40 еллап Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Чәчкә Хәйдәр кызы Вафинадан (бүгенге фамилиясе – Шагалиева) хат килде.
Ул анда балачак, яшьлек елларын сагынып искә ала. Әйдәгез, хатны бергәләп укыйк.
Без – сугыш чоры балалары. Әти сугышка киткән чакта мин 6 айлык булганмын. Әни, 5 баласын кочаклап, ялгыз калган. Мин –бишенче бала, кечкенә булганлыктан, сугыш елларын бик хәтерләмим. Ә сугыштан соңгы еллар – барысы да исемдә.
Сугыш бетү белән әткәй кайта алмады, ул 1947 нче елның көзендә генә кайтты. Яңгырлы, пычрак, салкын көз көне иде. Келәүле станциясеннән Гомәр исемле агай ат белән алып кайтты әткәебезне. Әткәй кайтып кергәч, апалар кочаклап, чүт екмадылар үзен. Ул чактагы шатлыклар, күз яшьләре хәтеремдә нык уелып калган. (Без 6 кыз, 1 малай үстек. Сугыштан соң туган ике сенелем бүгенге көндә исән-сау, Аллага шөкер.)
Мин әткәй кайткач кына беренче класска укырга кердем. Беренче укытучым яшь кенә Сугышлы авылы кызы – Хәтирә апа Сөләйманова иде. Аның сеңелесе Хәмидә белән без бик якын дуслар булдык.
7нче классны укып бетергәч, сарык фермасына эшкә кердем. 250 баш тонкорунный сарыклар (юка мамыктан торган тыгыз йон япмалы) иде. Ферма мөдире көлә миннән көлгән иде әле: сине сарыклар таптап, бәлале булмасам гына ярар иде дип. Бәләкәй булганмын инде. Икенче елны сыер саварга киттем. 18 баш сыер бирделәр. Көненә ике тапкыр сава идек, ә җәй көне сыерлар лагерьга күчә, анда көненә өч тапкыр саварга туры килде, сыерлар да күбәйде, 54 баш булды. Алмашка савучы да юк.
Безнең ферма зур, алты рәтле иде, шунда без 24 савучы кыз идек. Тиресне дә вагонеткаларга төяп, үзебезгә түгәргә туры килде.
Ул чакларда көздән Яңа елга кадәр каз өмәләре була иде. Эштән кайткач, каз өмәсенә йөгерәбез, кич белән ашка җыела идек. Чират белән hәркөнне – каз өмәсе. Ә казлары булмаган кызлар ашка соңыннан җыялар иде. Аш тәмамлангач, клубка китәбез. «3»ле, «8»ле, “урта чүпләм” биюләрен рәхәтләнеп бии идек. Без биегәндә тузан күтәрелә иде. Вәт кызык иде ул чаклар, яшь чаклар!
Ул вакытта балаларны читкә җибәрү юк, паспортлар юк, справка бирмиләр. Җиткән кызлар кияүгә китә башлый. Әгәр түбән очка эләксәң, яшелчә бакчасына эшкә китәсең. Урталыкка кияүгә чыксаң, фермада эшлисең. Мин үзем килен булып төшкәч, яшелчә бакчасына эшкә эләктем. Ләкин миңа яшелчә бакчасында озак эшләргә туры килмәде. Колхоз рәисе мине фермага алып китте.Б у фермада байтак вакыт эшләгәннән соң, сыерлар туберкулез белән чирләп, аларны бетерделәр, аннан бөтенләй башка бер жиргә кирпечтән зур итеп ферма төзеделәр, бозаулар бүлеге дә кордылар. Мин шунда бозаулар караучы булып кердем.Тәүлеклек артымы югары булганлыктан, ВДНХдан бронза медале, кыйммәтле бүләкләр өләштеләр. Рәисебез Зөфәр Хәлфиевич бик әйбәт кеше иде. Эшләгән кешенең кадерен белде, бик рәхмәтле аңа. Авыл советы депутаты, район депутаты булып сайландык.
Тормыш иптәшем белән икебез дә яхшы эшләгән өчен 24 көнгә поезд белән туристик сәяхәткә, Урта Азиягә барып, күп кенә шәhәрләр аша үтеп, матур Ош шәhәрен дә күрергә насыйп булды. (Беренче тормыш иптәшем белән 18 ел гына яшәп калдык, ул бик иртә үлеп китте.)
Минем авылымнан китеп, Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Усман авылында яшәвемә дә 40 елдан артык вакыт үткән. Монда да савучы булып эшләп, «Хезмәт ветераны» исемен алып, лаеклы ялга чыктым.
Бабаем белән картайган көндә дә маллар асрап, бакча тотып, хезмәт иткән өчен районда 1нче урынны алдык, Аллаhыга шөкер. Балаларыбыз белән бергә гөрләшеп, оныклар, оныкчыкларның исән-сау булып яшәгәннәренә куанып яшибез.
Илләр-көннәр тыныч булсын, СВОдагы оныгым исән- сау әйләнеп кайтып, үз балаларын тигезлектә үстерүләрен теләп дога кылып яшибез.
85 яшьлек Чәчкә әбиегез Шагалиева.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев