Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туган як музеена очраклы килеп кергән бер экспонат тарихы

Кайчакта өй яки йорт, шулай ук келәт-чорма җыештырганда гаиләгә кагылышлы иске әйберләр килеп чыга.

Моның кирәге калмады инде хәзер дип, чыгарып ыргытканчы, башта ныклап уйларга кирәктер, бәлки ул гаилә ядъкәренә торырлык әйбердер.  

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеена очраклы рәвештә килеп кергән экспонатлар бар. Гаилә ядъкәре булырлык әйберләрне музейга тапшырганда, алар аның тарихын сөйлиләр, буыннар бәйләнеше турында искә төшерәләр.

Шулай  Лениногорскидагы Туган якны өйрәнү музеена ашыгып кына бер ир-ат килеп кергән дә  капчыгы белән бергә эш кораллары калдырган. Бу коралларның бабасыныкы икәнен, аның исем-фамилиясен әйткән дә, “буш вакытта озагракка керәм әле тагын” дип чыгып киткән.

Әлеге әйберләр Сабир Галим улы Исхаковныкы булып чыга. Ул йортлар салган, тәрәзә йөзлекләре ясаган. Авылның алтын куллы остасы булган.

Сабир Исхаков районның Юлтимер авылында 1908 елда күпбалалы гаиләдә туа. Минзакир, Мөдәррис, Зиннур исемле малайлар – әлеге гаиләнең дәвамчылары. Минзакир 1919 елгы, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Элеккеге гадәт буенча, гаиләдәге малайларга фамилияләрне әти исеме буенча биргәннәр. Шунлыктан бер гаиләдә, бер атадан туган балаларга төрле фамилияләр туры килгән. Сабирга исә бабасының фамилиясе бирелгән.

Әтисе – Галим һәм әнисе – Мөсәвәрә 1931 елда гаиләләре белән яңа гына оешкан Үрнәк-Күмәк колхозына күчеп китәләр. Алар барысы да Үрнәктә эшләгән. Сабир тимерче була. Тик җайлы гына тормыш иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм Сабир Галимович Шөгер хәрби комиссариатыннан беренчеләрдән булып фронтка алына. Рядовой солдат булып хезмәт итә.

Яуда да тимерче һөнәренең кирәге чыга: Сабирны корал остасы итеп билгелиләр. Белоруссия фронтында илебезне яклауда катнаша. “Хәрби хезмәте өчен”, “Батырлык өчен” медальләре һәм 1985 елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

 Сабир сугыштан исән-сау кайтып, «Глазовский» совхозында тимерче булып эшли башлый. Аның осталыгы артканнан-арта бара, ул салган йортлар, тәрәзә йөзлекләре – аның эш сөючән икәнлеген күрсәтеп торган.

Ветеран Сабир Исхаков 1988 елда вафат була, Үрнәктә җирләнгән.

Аның оныгы – Фәнис Исхаков музейга бабасының портретын һәм эш коралларын (ышкы) бүләк итеп калдыра. Бүген дә ул экспонат музейда кадерле истәлек булып саклана.

 

Розалия Мостафина

фото: музейдан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев